Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Халык республикадагы сәясәтне яклый

Бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау бөтен республика күләмендә халыкның зур активлыгы белән узды. Исемлеккә кертелгән кешеләрнең 80,8 проценты тавыш бирде. Бердәм республика округы буенча җиде партия тавышка куелды. Татарстанлыларның күпчелегенең тавышы "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан региональ бүлеге өчен бирелде. Баштагы күрсәткечләргә караганда, бердәм республика округы буенча биш процентлы...

Бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау бөтен республика күләмендә халыкның зур активлыгы белән узды. Исемлеккә кертелгән кешеләрнең 80,8 проценты тавыш бирде.

Бердәм республика округы буенча җиде партия тавышка куелды. Татарстанлыларның күпчелегенең тавышы "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан региональ бүлеге өчен бирелде. Баштагы күрсәткечләргә караганда, бердәм республика округы буенча биш процентлы киртәне 2 сайлау берләшмәсе: "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан региональ бүлеге - 84,24% һәм Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе (КПРФ) - 5,55% - узды.

"Справедливая Россия" партиясенең Татарстан региональ бүлеге өчен 3,63%,

ЛДПРның Татарстан региональ бүлеге өчен - 2,41%,

"Коммунисты России" Коммунистлар партиясе өчен - 2,40%, Татарстан Республикасының "Родная партия"се өчен - 0,58%, "Родина" партиясе өчен - 0,44% тавыш бирелде.

Бер мандатлы округлар буенча "Бердәм Россия" тарафыннан күрсәтелгән 36 кандидат, либераль-демократик партиядән бер вәкил һәм үз-үзләрен күрсәтүче 13 кеше җиңү яулады.

Биектау муниципаль районында бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау нәтиҗәләре

2014 елның 14 сентябрендә район буенча сайлаучылар саны 34 мең 707 кеше тәшкил итте. 32 мең 770 кеше сайлау хокукыннан файдаланды. 5 сайлау участогында тавыш бирүдә электрон тавыш бирү комплексларыннан файдаландылар.

Бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауга барлык сайлаучыларның 94,4 проценты килде, аларның 26,2 проценты срогыннан алда тавыш бирде.

48 участок сайлау комиссиясенең һәркайсы үз протоколларын китерде, мәгъ-лүматлар "Сайлаулар" Дәүләт автоматлаштырылган системасына кертелде.

Бердәм республика округы буенча "яклап" биргән тавышлар түбәндәгечә булды:

"Бердәм Россия" партиясенең Татарстан региональ бүлеге - 93,27%,

Реклама

КПРФ - 3,10%,

ЛДПР ТРБ - 1,30%,

"Справедливая Россия"нең Татарстан региональ бүлеге - 1,20%,

"Коммунисты России" Коммунистлар партиясе - 0,47%,

Татарстан Республикасының "Родная партия"се - 0,37%,

"Родина" партиясе - 0,27%.

Бер мандатлы округ буенча "Бердәм Россия" тарафыннан күрсәтелгән кандидат - Рәфкать Абделхай улы Кантюков җиңде. Аны яклап сайлаучыларның 96,06 проценты тавыш бирде.

Сайлаулар булды, алар ачык, көндәшле, чиста итеп уздырылды.

Әлеге сайлауларда бердәмроссиялеләрнең җиңүе - законлы күренеш. Ул халыкның республикабыз хөкү-мәте эшчәнлегенә ышанып каравын, татарстанлыларның сайлауларда "Бердәм Россия" исемлегендә беренче булып торучы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны хөрмәт итүләрен күрсәтте.

- Тормышның ничек үзгә-рүен, республикабызның ничек яхшыруын күрми мөмкин түгел. Без яши торган Биектау районы да халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлтелгән республика программаларының йогынтысын үзендә сизә. Күпме мәктәпкә капиталь ремонт ясалды! Фельдшер-акушерлык пунктлары модернизацияләнә, балалар бакчалары төзелә, полиция хезмәткәрләре өчен квартирасы, эш урыны янәшә булган дүрт офис ачылды, Усадта һәм Коркачыкта ике яңа мәдәният йорты барлыкка килде, гаилә фермаларын үстерү программасы буенча кешеләр ярдәм алалар. Территорияләрне төзекләндерүгә күпме игътибар бирелә - хәзер кая карама - матурлык, кая карама - хозурлык бит! Безнең Каенлык авыл җирлегендә тиздән кечкенә авыл - Тимофеевкага газ уздырылыр, дип өметләнәбез. Челтәр газы районыбызның тагын шундый тугыз авылына килер, дип көтелә. Район халкы бу турыдагы үтенечен Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм "Газпромтрансгаз Казань" җаваплылыгы чикле ширкәтенең генераль директоры Рәфкать Кантюков катнашкан җыенда җиткерде, - диде Каенлык авыл җирлеге башлыгы Эльвера Әхмәдуллина.

Әйе, халык уңай үзгәрешләрне күрә, аларны югары бәяли, билгеләнгән курсның дәвам итүен тели. Узган сайлауларның йомгагы шундый нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев