Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Халык контролерлары йокламый

2012 нче елның апреленнән бирле Татарстанда "Халык контроле" электрон сервисы эшли. Ул социаль әһәмияткә ия булган актуаль проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән. Беренче яртыеллыкта бу системага 11431 хәбәр килгән. Шуларның 6268е (55%) хәл ителгән. Гражданнарның 3239 гаризасы һәм үтенече (28%) тикшерүгә алынган. 1178 мөрәҗәгать, сәбәпләрен аңлатып, кире кагылган, бу 10 процентны...

2012 нче елның апреленнән бирле Татарстанда "Халык контроле" электрон сервисы эшли. Ул социаль әһәмияткә ия булган актуаль проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән.

Беренче яртыеллыкта бу системага 11431 хәбәр килгән. Шуларның 6268е (55%) хәл ителгән. Гражданнарның 3239 гаризасы һәм үтенече (28%) тикшерүгә алынган. 1178 мөрәҗәгать, сәбәпләрен аңлатып, кире кагылган, бу 10 процентны тәшкил итә. Хәзерге вакытта 746 хәбәр (7%) буенча эш бара. "Халык контроле" барлыкка килгәннән бирле 25 меңнән артык хәбәр кергән. 15298 мөрәҗәгать уңай хәл ителгән, бу - 61%. 4277се - башкаруга алынган. 4490 уведомление, сәбәпләре аңлатылып, кире кагылган, 991е - эш процессында. ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасыннан файдаланучыларның үзара хезмәттәшлеген координацияләү бүлеге начальнигы Рөстәм Низамиев билгеләп үткәнчә, беренче яртыеллык күрсәткечләре бик яхшы. Мөрәҗәгатьләрнең саны ай саен арта бара. Гражданнарның хәл ителгән мөрәҗә-гатьләре саны да арта, ә сәбәпләре аңлатылып, кире кагылганнары кими. Җаваплы башкаручылар булып, нигездә, муниципаль берәмлекләр тора. Гаризаларның күбрәге ун көн эчендә карап тикшерелә.

Республика халкы нинди мәсьәләләр белән мөрәҗә-гать итә соң? Иң еш килгән мөрәҗәгатьләр әйләнә-тирәне төзекләндерүгә кагыла. Рөстәм Низамиев ишегалды территорияләрен, бистәләр эчендәге юлларны рәткә китерү, авыл урамнарын яктырту буенча республикада кабул ителгән яңа программалар турында сөйләде. Алар 2014 елда мөрәҗәгатьләрне кире кагуны сизелерлек киметергә мөмкинлек биргән.

- Казанда ишегалларын төзекләндерү буенча актив эш бара. Красная позиция урамындагы асфальтның сыйфатын яхшырту мәсьә-ләсе буенча системага 6 хәбәр кергән булган. Июль аенда бу урамга яңа асфальт җәелгән. Бу - иң авыр тема, чөнки Казанның бик күп ишегаллары капиталь төзекләндерүгә мохтаҗ. Башкаланың Киров һәм Мәскәү районнары хакимиятләре үтенечне хәл итүне 2014 нче елга планлаштырды һәм 2014 елга ишегалды территорияләрен төзекләндерү республика планына кертте, диде Рөстәм Низамиев. - Билгеләп куелган ун көн эчендә хәл ителерлек кайбер гаризаларны тикшерү кайчак озакка сузыла. Андый хәбәрләрне без, башкарып бетерү өчен кире алабыз һәм ни сәбәпле шундый озак срок билгеләнгәнен тикшерәбез. Бер айда хәл итәрлек уведомлениеләр бар, ә аларны хәл итүне бер елга калдыралар. Агымдагы елда барлык статустагы 1400дән артык хәбәр, шул исәптән "сәбәбен аңлатып кире кагу" статусындагылары да үтәү өчен кире кайтарылды", - диде Р.Низамиев.

Исегезгә төшерәбез: районда яшәүче һәркем төзекләндерү, торак-коммуналь хуҗалык һәм башка мәсьәләләр буенча вазгыятьне үзгәртү турында хакимият органнарына мөрәҗәгатен Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталының (uslugi.tatarstan.ru) "Халык контроле" бүлегендә калдыра ала.

Безнең белешмә

Биектау районында "Халык контроле" гамәлгә кергәннән бирле проблемаларны хәл итү өчен 337 гариза бирелде. Быел алар 137, бастырып чыгарылганы - 113. Уведомлениеләрнең күпчелеге юл хәрәкәтен тәртипкә салу (46), төзекләндерү (36), кәрәзле элемтә-нең сыйфатына кагыла (17). Хәзерге вакытта гражданнарның 37 мөрәҗәгате тикшерелүдә, өч көннән артыграк вакытта 3 мөрәҗәгать каралды, ун көннән күбрәк вакытта - берәү дә юк. Халык контролерлары үзләренең игътибарын авыл юлларына асфальт җәю, рөхсәт ителмәгән чүплекләр, сукбай этләр, тузган корылмалар белән бәйле проблемаларга юнәлтәләр.

Фото http://go.mail.ru/image_details?q

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев