Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Гыйбадәт бүлмәсе авыруларга таяныч

Кеше үз тормышында хәлиткеч авыр чорлар да кичерергә мөмкин. Андый вакытта һәр кеше Аллаһы Тәгаләгә сыена, аннан гына ялварып, үзен кыен хәлдән алып чыгуын үтенә. Авырып хастаханәгә кергән кеше дә үзенә Аллаһы Тәгаләдән савыгуын, алга таба хәерле гомер бирүен сорап гыйбадәт кыла башлый.

Гыйбадәт кешене тынычландыра, яхшыга өметләндерә, аны рухи яктан гына түгел, физик яктан да савыктыра. Мөселманнарга һәм христианнарга хастаханә шартларында намаз уку, гыйбадәт кылу мөмкинлеген тудыру өчен моннан дистә еллар элек махсус проектлар эшләнгән иде. Авыруларның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатыннан, 2016 елда Биектау районы үзәк хастаханәсе баш табибы Рамил Зыятдинов башлангычы белән хастаханәдә дәваланучы христианнар һәм мөселманнар өчен гыйбадәт бүлмәләре ачылган иде. Чөнки баш табиб үзе дә рухы нык кешенең тән авыруларын да җиңелрәк кичерүенә, авыруны тизрәк җиңүенә табиблык тәҗрибәсендә инанган кеше.

“Кызганычка каршы, коронавирус таралу белән бәйле булган пандемия вакытында гыйбадәт бүлмәләре эшләмәде, - ди Александр атакай Ермолин. - 17 июньдә без мондый мөмкинлекне кире кайтардык һәм авырулар янына килеп беренче тапкыр изгеләр рухына багышлап, аларның ярдәм итүен сорап гыйбадәт кылдык”.

Александр Ермолин хастаханәдәге гыйбадәт бүлмәсен зур булмаган чиркәү итәргә хыяллана. Бүгенге көндә гыйбадәт бүлмәсенә авырулар гына түгел, хастаханәдә эшләүче христианнар да йөри.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев