Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

ГТО тапшырырга әзерләнәбез

Узган атнада район мәктәпләрендә һәм хезмәт коллективларында ГТО программасын тормышка ашыру барышы турындагы мәсьәлә каралды. Ки-ңәшмәне Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Люция Гобәйдуллина алып барды. Әлеге эш барышын өй-рәнү район мәктәпләрендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүнең төп өлеше булып торучы шушы бурычны гамәлгә ашыруга...

Узган атнада район мәктәпләрендә һәм хезмәт коллективларында ГТО программасын тормышка ашыру барышы турындагы мәсьәлә каралды. Ки-ңәшмәне Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Люция Гобәйдуллина алып барды.

Әлеге эш барышын өй-рәнү район мәктәпләрендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүнең төп өлеше булып торучы шушы бурычны гамәлгә ашыруга оешкан төстә керешүләрен күрсәтә. «Тулпар» мәктәптән тыш эш Үзәге директоры Наталья Владимирова билгеләп үткәнчә, бу мәсьәлә белем бирү оешмалары җитәкчеләре киңәшмәләрендә даими тикшерелә. Эш төркемнәре оештырылган, ГТО нормаларын тапшыруның календарь планнары төзелгән. Белем бирү учреждениеләре буенча проектны тормышка ашыруга контроль учреждение җитәкчеләренә йөкләнгән.

- 2014 елның 30-31 октябрендә яшьләргә спорт-патриотик тәрбия бирү һәм армиягә чакырылу алдыннан әзерләү белән шөгыльләнүче "Патриот" республика үзәгендә ГТО нормаларын тапшыру барышында гомуми физик әзерлек буенча Татарстан Республикасының белем бирү учреждениеләре укучылары арасында армиягә чакырылачак яшьләрнең "Туган илне сакларга әзер бул!" дигән республика ярышлары финалы булды, - дип билгеләп үтте Наталья Александровна. - Ярышта республикадагы 37 муниципаль берәмлектән 260 укучы катнашты. Безнең районнан Дөбъяз мәктәбе командасы барды һәм 8 нче урынны алды. Гыйнвар аенда өстәл теннисы буенча Сабада узган "Президент спорт уеннары" зона ярышларында 1 нче Биектау урта мәктәбе командасы 3 нче урынны алган иде. Россия Федерациясе субъектларында ГТОның физкультура-спорт комплексын тормышка ашыру өлкәсендә Бөтенроссия проектлар конкурсында 6 мәктәп катнашты.

ГТО комплексы нормаларын тапшыру өчен өч сессия билгеләнде: 2014 елның октябрь-ноябре, 2015 елның гыйнвар-феврале, 2015 елның апрель-мае. Хәзерге вакытта белем бирү оешмаларында ГТОның икенче сессиясен тапшыру тәмамланды. Беренче сессия нәтиҗәсе буенча ГТО нормаларын 2543 укучы, ягъни катнашучыларның гомуми саныннан 70 процент уңышлы тапшырды. Икенче сессиядә күрсәт-кечләр югарырак һәм алар 2646; 77,7 процент тәшкил итә. Кышкы сессия барышында нормаларны уңышлы тапшырганнарның 21 процентына алтын значок, 47 процентына - көмеш, 32сенә бронза значок бирерлек. Җәйге сессия буенча да нәтиҗәләр якынча шушындый ук.

Киңәшмәдә сөйләшү барышында ачыкланганча, белем бирү учреждениеләрендә ГТО нормаларын тапшыру юнәлешендә чаралар күрелә, хәзер исә бу эшкә хезмәт коллективларын да җәлеп итәргә кирәк.

- Өлкәннәр арасында ГТО нормаларын тапшыруны без муниципаль һәм дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләреннән башларга уйлыйбыз, - дип ассызыклады Люция Шамил кызы. - Спорт комплексларында күне-гүләр уздыру графигын төзергә, бу максатта мәктәпләрдәге спорт залларыннан да актив файдаланырга кирәк.

Мәгариф бүлеге начальнигы Рамил Гаязов укытучылар ГТО нормаларын үз мәктәпләрендәге спорт залында тапшырачак, дип билгеләп үтте.

- Бездә шундый тәҗрибә бар: класс ГТО тапшырганда укучылары белән бергә сыйныф җитәкчесе дә тапшыра. Мондый тәҗрибәне кулланырга мөмкин дип саныйбыз, - диде ул.

Биектау район хастаханәсенең баш табибы Эмиль Шәрәфиев игътибарны ГТО нормаларын тапшыруга рөхсәт бирә торган табиб белешмәләре кирәк булачагына юнәлтте. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Нәфис Миңнебаев ГТО нормаларын кабул итү өчен судьялар әзерләү зарурлыгы турында сөйләде. Проблемалар, хәл ителмәгән мәсьәләләр бар, әмма ГТО нормаларын тапшыру буенча яңа проектка инде старт бирелде һәм проблемаларны эш барышында чишәргә туры киләчәк.

безнең белешмә

"Хезмәткә һәм СССР оборонасына әзер" (ГТО) - СССРда белем бирү, һөнәри һәм спорт оешмаларында яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә бердәм һәм дәүләт тарафыннан якланган системада нигез булып торучы программа. 1931 елдан 1991 елга кадәр гамәлдә булды. 10 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге халык җәлеп ителде. 2014 елда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин "Хезмәткә һәм оборонага әзер" системасын кире кайтару турындагы Указга кул куйды. Мәгариф министры Дмитрий Ливанов сүзләренә караганда, 2015 елдан башлап, ГТО комплексын тапшыру нәтиҗәләре югары уку йортларына кергәндә исәпкә алыначак.
Ирешкән казанышларына карап, һәр баскычта норма тапшыручылар "ГТО" дигән алтын яки көмеш значоклар белән бүләкләнделәр, тиешле нормаларны берничә ел рәттән үтәүчеләргә "Мактаулы ГТО значогы" тапшырылды. ГТО комплексын хезмәт ияләренең көндәлек тормышына кертүдә аеруча зур уңышларга ирешкән предприятие, учреждение, оешмаларның физкультура коллективлары "ГТО комплексы буенча эшләүдә ирешкән уңышлары өчен" дигән билгегә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев