Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

ГТО сәламәт яшәргә өйрәтә

Узган җомга көнендә «Биектау» спорт комплексында республика кышкы ГТО фестиваленең  зона этабы узды. Анда Биектау, Яшел Үзән, Әтнә районнарыннан килгән спорт сөючеләр катнашты.  Биектау районы мондый фестивальне үзендә беренче тапкыр уздыра. Зона этабында җиңеп чыккан команда республика күләмендә уздырыла торган финал ярышларында катнашачак.

Фестивальне тантаналы рәвештә Биектау районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Станислав Чапурин ачып җибәрде. “ГТО системасында барлыгы 9 баскыч бар.  Һәр баскычта 6 яшьтән 80 яшькә кадәр кешеләр катнаша. Шик юк, биредә барытик физик яктан чыныккан, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы спорт сөючеләр генә җыелган”, - диде үзенең сәламләү сүзендә Станислав Чапурин.

Һәр район үзенең иң көчле, җитез, кыю спортчыларын гына җибәргән. Араларында  6 яшьтән 80 яшькә кадәр булган спорт сөючеләр бар иде. Алар барысы да яшь төркемнәре буенча бүленеп көч сынаштылар. Командада 8 кеше. ГТО фестивале программасына түбәндәге спорт төрләре кертелгән: чаңгы ярышлары, гимнастик эскәмиядән иелү, идәннән кулларда күтәрелү (отжимание), гәүдәне идәннән күтәрү, турникта тартылу, гер күтәрү. Спортчылар бу күнегүләрне бик җиңел үттеләр. Чөнки бирегә үз районнарында яхшы нәтиҗәләр генә күрсәткән кешеләр җыелган.

“Мәктәп балалары белән без физкультура дәресләрендә, мәктәптән тыш вакытта аерым шөгыльләндек, - ди Әтнә командасы тренеры Руслан Исмәгыйлев. – Ә өлкәнрәкләр үзлегеннән әзерләнде”.

9 баскычны да бик җиңел үтә торган  Наталья Бренделева  Биектау районы командасында иң көчлеләрдән санала. Наталья спорт белән шөгыльләнеп кенә калмый, халык арасында сәламәт яшәү рәвешен актив рәвештә пропагандалый да. ГТО ярышларында мәктәп яшеннән үк катнашып килә. Мондый ярышларны яңадан тормышка кайтарганнары өчен ил җитәкчеләренә бик рәхмәтле ул.

“Мин спорттан башка яши алмыйм, - ди  Наталья Бренделева. -   Беренчедән, мин – табиб кеше, икенчедән, балалар табибы. Үсеп килүче буында спортка мәхәббәт уяту, балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, мәктәп укучыларының физик әзерлек дәрәҗәсен күтәрү - минем төп максатым әнә шулардан гыйбарәт. Баланың иммунитеты нәкъ менә шул факторларга бәйле”.

Спорт комплексында ярышлар тәмамланганнан соң спортчылар чаңгы базасына юл алды. Анда фестивальдә катнашучылар чаңгыда узыштылар. Гомумкоманда ярышларында Биектау командасы беренче урынга чыкты.

Галия Ильдарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев