Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

ГТО нормаларын тапшырырга әзерләнәбез

Район хакимиятендә мәктәпләрдә һәм хезмәт коллективларында ГТО нормаларын гамәлгә кертү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә уздырылды. Аны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Люция Гобәйдуллина алып барды. ГТО нормаларын тапшыру нәтиҗәләре турындагы мәгълүмат белән "Тулпар" мәктәптән тыш эш Үзәге директоры Наталья Владимирова чыгыш ясады. Мәгариф, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре начальниклары Рамил Гаязов һәм...

Район хакимиятендә мәктәпләрдә һәм хезмәт коллективларында ГТО нормаларын гамәлгә кертү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә уздырылды. Аны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Люция Гобәйдуллина алып барды.

ГТО нормаларын тапшыру нәтиҗәләре турындагы мәгълүмат белән "Тулпар" мәктәптән тыш эш Үзәге директоры Наталья Владимирова чыгыш ясады. Мәгариф, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре начальниклары Рамил Гаязов һәм Нәфис Миңнебаев, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Эмиль Шәрәфиев һәм башкалар әлеге юнәлештәге эшне яхшырту буенча үз тәкъдимнәрен әйттеләр.

Люция Шамил кызы җыелучыларның игътибарын район предприятиеләре һәм учреждениеләре коллективларын ГТО нормаларын тапшыруга җәлеп итү буенча максатка юнәлешле эш алып бару зарурлыгына юнәлтте. "ГТО нормаларын беренчеләрдән булып муниципаль һәм дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре тапшырачак", - дип ассызыклады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев