Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

ГТО чыныктыра да, дуслаштыра да

Биектау районы мәктәпләре укучылары аңбелем туплауда гына түгел. физик яктан да уңышка ирешергә омтылалар. Аларга бу омтылышларында ГТО нормалары комплексын тапшыруның яңадан гамәлгә ашырыла башлавы ярдәм итә. Укучылар «Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!» комплексы нормаларын тапшыруга контроль эшләр башкаргандагы кебек җитди карыйлар.

Спорт залы - мәктәптә күпчелек укучыларның иң яраткан урыны. Шәпше гомуми урта белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныфындагы яшьармиячеләр сәләтбулдыклылыкларын күрсәтергә нәкъ менә шушында җыелдылар да инде. Әмма башта аларга спорт корылмаларында түгел, ә бәлки аң-белем дәрәҗәсен билгеләүдә көч сынашырга туры килде. Биектау районының ГТО тестлары Үзәге җитәкчесе Гөлнара Шәмсиева балаларның ГТО терминының мәгънәсен ни дәрәҗәдә аңлауларын һәм аның тормыштагы файдасын ничек күзаллауларын ачыклау өчен берничә сорау әзерләгән иде. Аннары укучылар үз гомерләрендә ГТО нормаларын беренче тапкыр тапшыруга багышланган плакатта язмалар калдырдылар.

- ГТО нормаларын тапшыру һәм ГТОның аерымлык билгесенә ия булу әлеге комплексны яңадан гамәлгә ашыра башлаганнан соң үсешле киң юнәлеш алырга тиеш. Чөнки бу барыннан да бигрәк үзегезнең сәламәтлегегез, күңел күтәренкелеге, физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә этәргеч булырга тиеш. Шуның нәтиҗәсе буларак - гомер озынлыгын арттыру, - дип билгеләп үтте Биектау районының ГТО тестларын уздыру Үзәге җитәкчесе Гөлнара Шәмсиева.

Яшьармиячеләр ГТО нормаларын алты төрдә үтәделәр. Көчләрен сынап караучылар аларның һәркайсын да бердәй җиңел башкарып чыктылар. Ике төр нәтиҗәләре буенча алдынгылыкны яулаучыларның берсе Анастасия Белякова булды. Ул гимнастика эскәмиясендәге күнегүләрне җиңел башкарды һәм шулай ук озынлыкка да барысыннан да ераккарак сикерде. Анастасия, яшьармия составында булуына һәм ГТО нормаларын тапшыруда катнашуына шатлануын белдереп:

- Миңа боларның барысы да ошый. Бу сүзләр белән генә аңлатып булмый торган хисләр уята. Аннары яшьармия безнең сыйныфны бик нык берләштерә, дуслаштыра да. Без бөтен нәрсәне татулашып, бергәләп башкарабыз. Бу шундый шәп, - диде.

ГТО Үзәге җитәкчесе әйтүенчә, укучылар бик яхшы күрсәткечләргә ирештеләр һәм күбесе билгеләнгән нормаларны хәтта арттырып та үтәделәр. Шунлыктан Шәпше гомуми урта белем бирү мәктәбенең яшьармиячеләре хезмәткә һәм оборонага әзер, дип ышанып әйтергә була.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев