Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Гомерләрне кире кайтарып булса икән...

Юл-транспорт корбаннарын искә алу көне бөтен дөньяда ноябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Ул Россиядә дәүләт тарафыннан билгеләнгән ял көне булып тормаса да, илебездә әлеге дата белән бәйле акцияләр хуплап каршы алына.

Районның барлык мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында юл-транспорт фаҗигаләре корбаннарын искә алу көненә багышланган аң-белем таратуны максат итеп куйган очрашулар, акцияләр һәм әңгәмәләр уздырылды. Юл-патрульлек хезмәте инспекторлары һәм “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләреннән тыш аларда яшь хәрәкәт инспекторлары отрядлары да катнаша. Катнашучылар һәм оештыручылар булу аларга бик ошый.

- Яшь инспекторлар отрядлары башта бары тик мәктәпләрдә генә оештырылган иде. Ә инде узган елдан балалар бакчалары да актив катнаша һәм үзләренең юл хәрәкәте инспекторлары төркемнәрен оештыра башладылар, - дип сөйләде “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесенең Биектау бүлеге җитәкчесе Алсу Сафиуллина.

- Агымдагы елның 10 аенда районда 46 юл-транспорт һәлакәте теркәлә, аларда 7 кеше һәлак була, 55 кеше төрлесе төрлечә җәрәхәтләнә. Дүрт очракта балалар зыян күрә. Мондый хәлләр күзәтелмәсен өчен, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турындагы мәгълүматны һәр кешенең күңеленә барып җитәрлек, аңларлык итеп тапшыралар. Роликлар, кинолар күрсәтелә, кыска викториналар уздырыла. Эш шулай ук ата-аналар белән дә алып барыла, чөнки балалары өчен иң зур җаваплылык нәкъ менә аларда.

- Балаларның күбесе юлны ярамаган урыннан чыгарга ярата. Һәм без үз мисалыбызда моны ничек дөрес эшләргә кирәклеген күрсәтергә телибез. Мәсәлән, юлны, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәп, бары тик тиешле билгеләр ясалган урыннан гына чыгарга кирәк, - ди яшь юл хәрәкәте инспекторы Азалия Кәримова.

Мондый чаралар - безнең районда юлтранспорт һәлакәтләрен булдырмый калу һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү буенча уздырыла торган зур һәм системалы эшнең нибары бер өлеше генә.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев