Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Гөлназ Галиәхмәтова - "Биектау FM" йолдызы

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Гөлназ Галиәхмәтова. Бәхетле кеше булу - ул күңел халәте, үз-үзең һәм янәшәңдәгеләрең белән гармониядә яшәү. - "Биектау FM"ның бүгенге йолдызы Гөлназ Галиәхмәтова сөйкемле,...

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Гөлназ Галиәхмәтова.

Бәхетле кеше булу - ул күңел халәте, үз-үзең һәм янәшәңдәгеләрең белән гармониядә яшәү. - "Биектау FM"ның бүгенге йолдызы Гөлназ Галиәхмәтова сөйкемле, матур һәм үзенең яшьтәшләре кебек фотога төшәргә ярата. "Бернинди макиаж да кешене күзләрендәге яктылык һәм йөзендәге елмаю кебек бизи алмый" , - дип язып куйган ул үзенең "Вконтакте"дагы битендә. Аның бәхетле күзләреннән нур сирпелә, аларда янәшәдәгеләргә карата яхшылык һәм бәхет бик күп.

Гөлназга шундый ук шат, бәхетле, яхшы күңелле булып калуын теләп калабыз!

P.S. тапшыруның тулы аудиоязмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган.

P.P.S. Игътибар! Әлеге тапшыру өчен барлык мәгълүмат та тапшыру героеның "Вконтакте"дагы рәсми битеннән алына. Шунлыктан чынбарлыктан аерым урыннар да булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев