Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Гөлназ Һадиева- "Биектау FM" йолдызы

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Гөлназ Һадиева. "Узган гомер - ул поезд, ул инде киткән. Киләчәк - ул хыял, тормышка шамы ул юкмы, анысы әле билгесез. Ә хәзергесе...

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Гөлназ Һадиева.

"Узган гомер - ул поезд, ул инде киткән. Киләчәк - ул хыял, тормышка шамы ул юкмы, анысы әле билгесез. Ә хәзергесе - тормыш бүләге", - әлеге сүзләр безнең бүгенге тапшыруыбыз каһарманы Гөлназ Һадиеваның "Вконтакте"дагы рәсми битендә урын алган. Яраткан ире белән ул ике бала: малай һәм кыз тәрбияләп үстерәләр.

"Вконтакте"дагы битендә ул кулинария рецептлары, әниләр өчен киңәшләр урын алган. Вакыт-вакыт Гөлназ үзенең балалары белән бергә ял иткәндә төшкән фотолары белән уртаклаша. Яшь әнигә бар эшендә дә уңышлар, сабыйларының рәхәтент тоеп, сәламәт яшәүләрен телибез.

P.S. тапшыруның тулы аудиоязмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган.

P.P.S. Игътибар! Әлеге тапшыру өчен барлык мәгълүмат та тапшыру героеның "Вконтакте"дагы рәсми битеннән алына. Шунлыктан чынбарлыктан аерым урыннар да булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев