Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Гектарлар, литрлар артыннан куган заманнар үтте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов вице-премьер - ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин дүшәмбе көнне басуларны югарыдан күзәтте. Чәчү башланганнан бирле җиде районда булган Президент уҗымнарның торышына һәм басуларда эшләрне оештыруга карата ризасызлыгы булмавын канәгатьләнү хисе белән билгеләп үтте. Районда чәчүлекләр яхшы хәлдә....

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов вице-премьер - ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин дүшәмбе көнне басуларны югарыдан күзәтте.

Чәчү башланганнан бирле җиде районда булган Президент уҗымнарның торышына һәм басуларда эшләрне оештыруга карата ризасызлыгы булмавын канәгатьләнү хисе белән билгеләп үтте. Районда чәчүлекләр яхшы хәлдә. Күптән түгел яңгырлар явып узды һәм уңыш мул булыр дип фаразлана. Рус Урматыннан башлап, Әтнә районы чигенә кадәр район территориясен югарыдан күзәткәннән соң, басуда ук киңәшмә уздырылды, анда хуҗалык җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, агропромышленность комплексы оешмалары һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шушы елның беренче кварталында авыл хуҗалыгында акчалата керем 160 миллион тәшкил итте, дип билгеләп үтте. Чәчүне үз вакытында һәм җиренә җиткереп уздырсын өчен районга да шундый ук күләмдә диярлек бюджет ярдәме күрсәтелгән. Ул көзен тырышулары, уҗым культураларын чәчүләре өчен биектаулыларны мактады, уҗымнарның хәзерге вакытта яхшы хәлдә булуы елның уңышлы узачагына ышаныч тудыра.

Шул ук вакытта районга сөткә иң югары сатып алу бәяләренең ни өчен Биектауда булмавы һәм күрше-ләрдә акча кеременең югарырак булуы турында уйланырга кирәк.

Президент Рөстәм Миңнеханов 2013 нче ел авыл кешеләре өчен уңышлы башланды һәм хәзерге вакытка районнарда авыл хуҗалыгында җитди проблемалар күзәтелми, дип билгеләп үтте. Биектаулылар белән моннан алдагы очрашуларда әйтеп киткәнчә, ул бу юлы да, нинди генә катлаулылыклар булса да, Биектауның көндәшлек ягыннан мөһим өстенлеге - Казанга якын урнашканлыгын ассызыклады. Безгә терлекчелек һәм яшелчәчелек продуктларын мөмкин кадәр күбрәк сатарга кирәк. Бу эштә мөстә-кыйльрәк булу мөһим.

- Бүген гектардан центнерлар һәм сыердан литрлар түгел, ә бәлки керем кирәк. Базарда көндәшлек артты, аны һәрвакытта да гадел дип әйтеп булмый, әмма сезнеке кебек районнар иң яхшы шартларда, - диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов биектаулыларга тагын бер мөһим бурычны искә төшерде, бу - авылларны саклап калу турында кайгырту. Шәхси хуҗалыклар үссен, киңәйсен өчен "Авыл юллары", "Чиста су", "Мәктәпләрне ремонтлау" программаларын тормышка ашырырга кирәк.

Продукцияне сатуны оештыру өчен кооперативлар системасын төзү зарур. Районда стратегик инвесторлар булмагач, гаилә фермаларына басым ясарга кирәк. Авырлыклар булса да, бу программаны дәвам итү мөһим. Авылларыбызны саклап калыр өчен юллар булырга, фельдшерлык-акушерлык пунктлары, спорт объектлары эшләргә, балалар бакчалары төзелергә, ә иң мөһиме, кешеләрне эш белән тәэмин итү турында кайгыртырга кирәк.

"Серп и молот" ширкәте директоры Анна Захарова язгы чәчү эшләре алдыннан ярдәм иткән өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен белдерде, чөнки хуҗалыкларның ашламалар белән бәйле кыенлыклары бар иде. Ул авыл хуҗалыгы өчен кирәкле, яңа комбайннар һәм башка техника алырга мөмкинлек бирүче программаларның яңадан эшли башласын иде дигән теләген белдерде.

Биектау җирендәге аграрийлар белән очрашып, Татарстан Президенты аларга чәчүне уңышлы тәмамлауны теләде. Районда моның өчен барлык шартлар тудырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев