Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Гатиятуллиннар тормыш сукмакларыннан 50 ел бергә атлыйлар

Алтын туйлар гел булып тормый, ә инде була икән, бу чынлап та юбилярларның гаиләсе, бөтен туган-тумачалары өчен зур һәм шатлыклы вакыйгага әверелә. Мондый бәйрәмнәр гаиләнең бердәмлеген һәм татулыгын, андагы күркәм гадәтләрне һәм йолаларны да чагылдыра. Юлда очраган киртәләрне бергәләп җиңеп, бәхетле мизгелләргә куанышып, тормыш сукмакларыннан җитәкләшеп 50 ел бергә атлау...

Алтын туйлар гел булып тормый, ә инде була икән, бу чынлап та юбилярларның гаиләсе, бөтен туган-тумачалары өчен зур һәм шатлыклы вакыйгага әверелә. Мондый бәйрәмнәр гаиләнең бердәмлеген һәм татулыгын, андагы күркәм гадәтләрне һәм йолаларны да чагылдыра.

Юлда очраган киртәләрне бергәләп җиңеп, бәхетле мизгелләргә куанышып, тормыш сукмакларыннан җитәкләшеп 50 ел бергә атлау бәхете һәркемгә дә елмаймый. Ә Биектау районында андый гаиләләр шактый.

Туктамыш авылыннан Миңзифа Шакирҗан кызы белән Илдар Гатият улы Гатиятуллиннар - тату һәм нык гаиләләрнең берсе.

Гатиятуллиннарны авылыбызда олысы да, кечесе дә хөрмәт итә. Язмыш яшьләрне ерактагы 1967 нче елда очраштыра. Тиздән алар арасында мәхәббәт хисләре кабына.

Реклама

"50 ел бергә яшәү күпме ул, әллә азмы?" дигән сорауга ир белән хатын бертавыштан:

- Һаман эштә-хезмәттә, көндәлек мәшәкатьләрдә булгангадыр инде, ул елларның узганы сизелмәде дә. Тормыш булгач, яхшысы-яманы да, шатлык-куанычы, борчу-хәсрәте дә булмый калмагандыр. Әмма без үзара аңлашып яшәдек, бер-беребезгә карата ярату, хөрмәт хисләрен югалтмадык. Яшь парларга да алтын туйларына кадәр тату-имин яшәүләрен телибез", - дип җавап бирделәр.

Гатиятуллиннар - искиткеч бердәм, гаҗәеп тырыш, булдыклы, матур гадәтле, әдәпле гаилә. "Алтын" парларга карыйсың да, аларның хәрәкәтчел, җитез, киң күңелле, кунакчыл булуларына сокланасың. Аларның йөзләре якты, ә күңелләре һаман да яшь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев