Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Галя Хрулева - "Биектау FM" йолдызы

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге тапшыруның каһарманы - Галя Хрулева. Гаилә бәхете төрле факторлардан гыйбарәт. Кемнәрдер өчен бәхет ул гаилә алдындагы вазифа, яисә көнкүреш хезмәтлә, я булмаса күп хезмәт хакы...

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге тапшыруның каһарманы - Галя Хрулева.

Гаилә бәхете төрле факторлардан гыйбарәт. Кемнәрдер өчен бәхет ул гаилә алдындагы вазифа, яисә көнкүреш хезмәтлә, я булмаса күп хезмәт хакы түләнә торган эш. Тик шулай да иң мөһиме үз гаиләңдә ярату һәм хөрмәт хисләре булдыру, мөгаен.

Галя гаиләсендә бик бәхетле кеше. Алар ире белән ике гаҗәеп бала тәрбияләп үстерәләр. Буш вакытларында табигатькә чыгалар: диңгез, пикник, туристик сәяхәтләр һәм саф һава сулап йөрергә яраталар. Гаиләдә узучы кичке ашлар вакытында Галя үзенең өйдәгеләрен төрледән-төрле тәмле ризыклар, салатлар һәм тәм-томнар белән гаҗәпләндерергә ярата.
Урман байлыклары да аны битараф калдырмый. Бу хакта аның "Вконтакте" битендә урын алган гөмбәләр төшерелгән фото астына "ниһаять без дә чыктык" дигән язу сөйли.

Әлеге тату гаиләгә бәхет телибез, балаларның битләреннән елмаю китмәсен, гаилә һәрвакытта да рәхәттә яшәсен.

"Вконтакте" да безнең төркемдә теркәл, икенче тапшыруда безнең алып баручылар нәкъ менә сезнең "йолдызы"гызны кабызырга мөмкин. Тагын шунысын да әйтеп китәбез, декабрь аеннан радио «Ай йолдызы»н ачыклый башлады. «Ай йолдызы» булыр өчен "ВКонтакте"дагы рәсми төркемебездә урын алган альбомда күңелегезгә ошаган катнашучыга лайк куярга кирәк.

P.S. тапшыруның тулы аудиоязмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган.

P.P.S. Игътибар! Әлеге тапшыру өчен барлык мәгълүмат та тапшыру героеның "Вконтакте"дагы рәсми битеннән алына. Шунлыктан чынбарлыктан аерым урыннар да булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев