Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Галина Логанина - "Биектау FM" йолдызы

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Галина Логанина. «Чын хатын-кыз…»… Әлеге сүзләрне һәр гүзәл затның барсының да ишетәсе килә, мөгаен. Хатны-кыз кайгыртучан әни, игътибарлы тормыш иптәше, яхшы хуҗабикә һәм...

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Галина Логанина.

«Чын хатын-кыз…»… Әлеге сүзләрне һәр гүзәл затның барсының да ишетәсе килә, мөгаен. Хатны-кыз кайгыртучан әни, игътибарлы тормыш иптәше, яхшы хуҗабикә һәм һөнәре буенча һәрвакытта да кирәге булган шәхес булырга тиеш.

Хәзерге заманның төп таләпләренең берсе - хатын кыз гаиләне дә, эшне дә бер тигезлектә алып барырга омтылырга тиеш. Бүгенге "Биектау FM" йолдызы тапшыруының каһарманының яхшы гаилә тылы бар һәм ул эшен дә зур тырышлык белән башкара. Уңышка ирешүнең төп сере итеп актив тормыш рәвеше алып баруны әйтергә мөмкин.

Галина Логанинаның эшчәнлеге мәдәният, спорт,ял итү, күңел ачуны оештыру өлкәсенә карый. Боланың барысына өстәп, Чыпчык авылында яшәүче Галина Логанина үзенең "кече Ватанының" тарихын өйрәнергә, табигатьтә ял итәргә ярата, балаларына оныкларын карышырга да бик теләп алына. Аның хәзергесе көндә өч баласы һәм ике оныгы бар.

Аңа иҗади казанышлар, эшендә уңышлар һәм ныклы сәламәтлек телибез. Хыялларыгыз тормышка ашсын, якыннарыгыз һәм туганнарыгызх янәшәгездә булсын.

P.S. тапшыруның тулы аудиоязмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган.

P.P.S. Игътибар! Әлеге тапшыру өчен барлык мәгълүмат та тапшыру героеның "Вконтакте"дагы рәсми битеннән алына. Шунлыктан чынбарлыктан аерым урыннар да булырга мөмкин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев