Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Гаилә – туган җир тоткасы (ФОТО)

Күптән түгел Казанда "Күркәм гаилә" республика бәйгесенең чираттагы этабы узды. Биектау районын әлеге бәйгедә ике гаилә: Агеевлар һәм Ситдиковлар гаиләсе тәкъдим итте. Гаилә, ана һәм балачак теләсә кайсы җәмгыятьнең үсеше һәм иминлеге өчен әһәмияткә ия. Бүген идеаль гаилә нинди ул, әти-әнисен, абый-сеңлесен ничек күрәләр һәм яраткан әби-бабайлар, туганнарның урыны кайда...

Күптән түгел Казанда "Күркәм гаилә" республика бәйгесенең чираттагы этабы узды. Биектау районын әлеге бәйгедә ике гаилә: Агеевлар һәм Ситдиковлар гаиләсе тәкъдим итте.
Гаилә, ана һәм балачак теләсә кайсы җәмгыятьнең үсеше һәм иминлеге өчен әһәмияткә ия. Бүген идеаль гаилә нинди ул, әти-әнисен, абый-сеңлесен ничек күрәләр һәм яраткан әби-бабайлар, туганнарның урыны кайда соң? Татарстандагы бу конкурста берничә дистә гаилә катнашты.
Районыбыз данын бәйгедә яклаган гаилә әгъзаларына без берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек: бәйгенең үзенчәлеге нидә һәм сез жюри әгъзаларын нәрсә белән таң калдырдыгыз?
Агеевлар гаиләсе «Балалар - тормыш чәчәге. Яшәсен клумба!» - дигән шигарь астында чыгыш ясады. Бәйгедә катнашуны барысы бергә хәл итәләр алар. "Бердәмлек тау күчерә", дип юкка гына әйтмиләр бит. Агеевлар гаиләсе "Күп балалаы гаилә" номинациясендә җиңүгә иреште.
Бәйге шарты буенча 6 минут эчендә үзеңнең гаиләң турында сөйләп өлгерергә кирәк. Өлгерәләр, әмма бик күп кызыклы фактлар "кадр артында" кала.
Агеевлар гаиләсенең үзләренә генә хас гореф-гадәтләре бар. Алар кичләрен барысы да бергә китап укыйлар, соңыннан аның эчтәлеге турында бергәләп фикер алышалар. Раштуаны борынгы рус гореф-гадәтләре буенча бәйрәм итәләр. Агеевларның Рэй атлы этләре дә гаилә әгъзасы кебек булып беткән. Балалар аны бик яраталар. Рэй кыш көне бәләкәйләрне чанада тартып йөри икән.
Нәрсәнең - яхшы, нәрсәнең - начар икәнлеген Елена һәм Олег Агеевларның балалары үз әти-әниләре мисалында күреп, аңлап үсәләр. Гаиләдә әхълакый тәрбия аерым урынны алып тора. Бүген гаиләдәге 5 бала һәм әти-әни елның иң могъҗизалы, тылсымлы бәйрәме Раштуа бәйрәменә әзерлек белән мәшгуль. Алар бер-берсенә бүләкләр әзерлиләр, туганнары белән очрашалар, балалар Кыш бабайга теләкләрен әйтеп хат язалар һәм, әлбәттә инде, барысының да бер изге теләге бар - гаилә һәрвакыт бердәм булсын, әти-әниләр һәм балалар исән-сау булсыннар.
Ситдиковлар гаиләсе республика бәйгесендә "Иҗади гаилә" номинациясендә призлы урынга чыкты. Гаилә Олы Битаман авылында яши. Өч балалы тулы гаилә алар. Бәйгедә Ситдиковлар "Каз өмәсе" күренешен тасфирладылар. Алар барысы да җырга биюгә оста. Әниләре Гөлнара Ситдикова сүзләренә караганда, аларның гаиләләре бик тату. Олы кызлары Динара, икенче сыйныфта гына укуына карамастан, әнисенең уң кулына әверелгән. Аңа өй эшләрендә булыша, кечкенәләргә күз-колак булып тора.
Ситдиковлар гаиләсен авылда биюче гаилә дип тә йөртәләр. Авыл клубындагы бер генә чара да алар катнашыннан башка узмый. Алар татар милли гореф-гадәтләрен саклап, барлап, үстереп яшиләр. Мондый гаиләләрдә һәр бала сәламәт яшәү рәвешен, актив тормыш позициясен сайлап киләчәген әти-әнисе белән бергәләп формалаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев