Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогы үз урынын Биектауда тапты

Әлмәттә футбол буенча ТР Кубогы финалы булып узды. Ир-атлар командалары арасында төп матч башланыр алдыннан “Городской” стадионы кырына Әлмәттән һәм Казаннан 2008 елгы үсмерләр чыкты. Башкала футболчылары 0:1 исәбе белән җиңү яуладылар. Хуҗалар Нефтьчеләр көнендә узган икенче финалда да оттырырга җыенмыйлар иде. Шәһәрдә бәйрәм рухы хөкем сөрде, әмма Биектау футболчылары хуҗаларның кәефен төшерергә дә өлгерделәр.

Уенга кадәр кунакларның остазының финал матчында арбитражның гаделлеге мәсьәләсендә шикләнүләре бар иде. Россия футболында “өйдәге хөкемдарлыкның” булуы бер дә сер түгел, бу яктан караганда Татарстан да аерылып тормый. Әмма республиканың футбол Федерациясе җитәкчелеге Кубок өчен көрәш нәтиҗәсе кырдан читтә түгел, нәкъ менә кырда хәл ителәчәк дип вәгъдә итте. Бу урында әлеге сүзләрнең буш сүз булмавын әйтеп китү дә урынлы булыр. Һәм ярымфиналда кырдан гаделсез чыгарылган уенчылар да Биектау вәкилләренең протесты канәгатьләндерелгәннән соң матчта катнаштырылдылар.

Матч үзе, финалга хас булганча, кырдагы вазгыятьне ачыклаудан башланды. Командалар туптан аерылырга да ашыкмадылар, шул ук вакытта тылны буш калдырып, алга да ыргылмадылар. Тәүге ярты сәгать тигез көрәштә узды. Ә инде таймның азагын хуҗалар үз файдаларына тәмамларга булдылар. Алар 10 минут буена кунаклар капкасы тирәсендә берьюлы берничә киеренке мизгел тудырдылар. Туп ким дигәндә өч тапкыр “Эверест” капкасы сеткасына эләгә ала иде, әмма шул чакта безнең команданың голкиперы килеп туган хәлне үз контроленә алды.

К а п к а ч ы Е в г е н и й Черемисинның финалда катнашасы уенга берничә көн кала гына билгеле булды һәм бу Кубок өчен барган көрәштә хәлиткеч рольне уйнады да инде. Ул алынмый торган тупларны алып кына калмады, матч нәтиҗәләре буенча финалның иң яхшы уенчысы дип тә танылды. Командалар тәнәфескә киткәндә таблода әле бары нульләр генә күренеп тора иде.

- Безнең командага беренче таймда табигый һәм бик үк әйбәт булмаган газонга ияләнергә туры килде. Әле шунысы да мөһим - бу сезонда безнең бер тапкыр да табигый өслектә уйнаганыбыз булмады. Республикадагы кырларның күпчелеге хәзер ясалма газонлы, шунлыктан безгә гадәтләнмәгән шартларга матч барышында ияләшергә туры килде, - дип үз фикерен белдерде биектаулылар тренеры Станислав Тюрин.

Реклама

Һәм бу ияләнү шактый уңышлы булды дип әйтергә мөмкин. Отышлы алмаштырулар нәтиҗәсендә бу юлы да “Эверест” футболчылары. очрашу барышын үзгәртүгә ирештеләр. Уенның 61 нче минутында тупны почмактан торып типкәннән соң саклаучы Алмаз Әскәров килеп туган шартларны тиз арада аңлап алды һәм тупны көндәшләр капкасына китереп сылады. Шуннан соң хуҗалар үчлекләнеп эш итә башладылар һәм еш кына кагыйдә бозарга керештеләр. Шундый башбаштаклыкларның берсе алар өчен бик күңелсез тәмамланды. Һөҗүмче Артем Петухов хуҗалар голкиперы белән бергә-бер очрашты. Әмма Әлмәт командасы саклаучысы кызыл карточка бәрабәренә штраф тибүенә килеп җиткәндә безнең уенчыны туктатты. Әмма боларның берсенең дә файдасы тимәде, чөнки штраф тибүеннән соң ук “Эверест” капитаны Илсур Сәмигуллин тупны капканың ерактагы почмагына очырды. Менә шушы кертелгән туптан соң Әлмәт футболчыларының ике финалда да оттырачаклары көн кебек ачык иде инде. Очрашуның 87 нче минутында Александр Кузнецов республиканың нефть башкаласы футболчылары өчен матчның уңышлы тәмамланачагына бөтенләй өметен өзде. 3:0 - бик ышанычлы җиңү бу.

Биектау футболчыларының мондый күләмле турнирны беренче тапкыр үзләренә буйсындыруларын аерым әйтеп китәргә кирәк. Уңышка ирешүгә карамастан, сезон әле тәмамланмаган һәм алда безнекеләрне республика чемпионаты матчлары көтә. ТР Чемпионаты безнең уенчыларга буйсынырмы - монысы октябрь аенда билгеле булыр. Ә әлегә исә үзебезнең уенчыларны котлыйбыз һәм җанатарларын киләчәктә дә лаеклы нәтиҗәләр белән сөендереп торуларын телибез.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Фото https://FFRT.RU/ САЙТЫННАН АЛЫНДЫ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев