Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Формамны горурланып киям

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы мәктәп формасы турындагы кагыйдәләрне кертү вәкаләтләрен Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгына тапшырды. Моңа кадәр укучыларның нинди киемнәр киеп йөрергә тиешлеге турындагы мәсьәләне ТР Министрлар Кабинеты раслый, хәл итә иде. Мәгариф һәм фән министрлыгында раслауларынча, типовой - үрнәк таләпләр төп тәкъдимнәрне генә үз эченә алачак, форма турындагы кагыйдәләрнең тәфсилләп эшләнүе өчен мәктәп администрациясе җаваплы булачак. Димәк, күп үзгәрешләр кертелмәячәк. Биектау районындагы иң үрнәк мәктәпләрнең берсе - Бөреле гомуми урта белем бирү мәктәбе төрле күрсәтмәләргә дә әзер. Мәктәп формасына барлык укучылар да җаваплылык хисе белән карыйлар һәм таләпләрне җиренә җиткереп үтиләр.

Бөреле мәктәбенең 6 “А” сыйныфы укучылары дәресләргә көн саен мәктәп җитәкчелеге тарафыннан расланган формада киләләр. Районның барлык мәктәпләреннән нәкъ менә Бөреле мәктәбе турында иң үрнәк мәктәпләрнең берсе диләр.

Атнага алты көн мәктәп балалары соры төстәге классик формадан йөриләр. Күлмәкләрне генә ачыграк төстәгеләрен кияргә ярый. Малайларда - соры яки куе зәңгәр жилетлар яисә кара костюмнар. Кызларда бары тик соры сарафаннар гына.

- Мәктәп формасының фасоны турындагы мәсьәлә ата-аналар комитеты утырышында, гомуми ата-аналар җыелышында каралды. Мәктәп формасының берничә төре тәкъдим ителде, һәм ата-аналар әлеге модельне сайладылар, - диде Бөреле гомуми урта белем бирү мәктәбенең тәрбия эше буенча директор урынбасары Екатерина Новикова.

Бөреле мәктәбе укучылары 9 елдан бирле соры формадан йөриләр. Укучылар, әлбәттә инде, заманчарак киемнәр - киң балаклы чалбар һәм башка модалы кием турында хыялланалар.

- Мәктәпкә кия торган киемнәр бик күзгә ташланып та тормаска, шул ук вакытта бик гади дә булмаска тиеш. Ул иркенрәк булсын иде, сарафан белән кофталар гына түгел, - дип үз фикерен белдерде 8 “А” сыйныфы укучысы Снежана Бабанова.

- Балалар үзләренең ризасызлыкларын да белде рәләрдер. Кемгәдер киемнең төсе, ә кемгәдер фасоны ошамый. Форма кешегә үзен тәртиптә тотарга ярдәм итә, дип инандырырга тырышабыз, - дип аңлатты Бөреле гомуми урта белем бирү мәктәбенең тәрбия эше буенча директор урынбасары Екатерина Новикова.

Формадан йөрмәүчеләр б е л ә н сө й л ә ш ү- а ң л ат у эшләре алып баралар. Мәктәптә төп кагыйдәләр балалар матди һәм социаль яктан бер-берсеннән аерылып тормасыннар һәм психологик нисбәттә яшьтәшләре алдында уңайсызлык тоймасыннар өчен кертелә дип аңлаталар. Бөреле мәктәбендә форманы бер ательеда тектерәләр. Мәктәп җитәкчеләре альтернатив вариантларны эзләүне дә тыймый. Материалның яхшы сыйфатлы булуы гына мөһим. Мәсәлән, маркетплейсларда тиешле төстәге һәм фасондагы мәктәп сарафанын якынча 2 мең сумга сайлап алырга була. Тегүчеләргә заказ биреп тектергәнгә караганда, әлбәттә, арзангарак чыга.

М и н и с т р л а р К а б и нетының гамәлдәге карары итәкнең озынлыгын тездән 10 сантиметрдан югарырак та, түбәнрәк тә булмасын, дип билгели. Әлеге кагыйдәне барлык мәктәпләр дә үтәргә тиеш. Бөреле укучыларыныкы кебек бердәм форма булганда да, шулай ук фасонны һәм төсне үзләре сайлап алганнар өчен дә.

Хәзер таләпләрне Татарстан Дәүләт Советы түгел, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы билгеләячәк. Кагыйдәләр нык үзгәрерме - монысын Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгыннан белербез. Локаль актлар элеккечә үк калачак. Димәк, һәр мәктәп тә яңа фасон, төс, кием-салым дизайнын билгели алачак яки элеккесен калдырачак.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев