Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Әфганстан утын узганнарга – хөрмәтнең иң олысы

15 нче февральдә илебез кайгылы көн - Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 32 еллыгын билгеләп үтте. Биектау районының Усад авыл җирлегендә әлеге вакыйга хөрмәтенә берничә чара уздырылды: Әфганстан сугышында катнашучылар Юрий Федотов һәм Дмитрий Лукоянов истәлегенә ике мемориаль такта ачылды, ә Җиңү паркында гадәтләнгәнчә әфган сугышында катнашучылар һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.

А л а р г о м е р л ә р е н е ң соңгы көннәрен кече Туган илләрендә уздыру бәхетенә ирешәләр. Толмач авылы - аларның туган җире. Алар шушында туып үскәннәр һәм Әфганстанга да шушыннан чакырып алынганнар. 32 ел узганнан соң алар яшәгән йорт коймасында “Бу йортта сугышта катнашучы яшәде” дигән элмә такта барлыкка килгән.

Аларның берсе - Юрий Федотов. Әфганстанда чын мәгънәсендә миналар көрәше барган һәм анда саперлар бигрәк тә кирәк булган. Юрий күпме көрәш кырын миналардан арындырып, шуның белән безнең солдатларның һәм Әфганстанның тыныч халкының гомерен саклап калуын исенә дә төшерә алмас иде. Өенә кайтканнан соң ул гаилә корган һәм “Высокогорский” совхозында тракторчы булып эшли башлаган. Әфган сугышына түзсә дә, авыруга чыдый, аны җиңә алмаган. Моннан 15 ел элек якты дөнья белән хушлашкан. Әфганлылар бергә хезмәт иткән иптәшләрен әле дә онытмыйлар.

Бу көнне хөрмәтләп искә алынган кешеләр бары Федотов кына түгел. Дмитрий Лукояновны узган ел җирләгәннәр. Аңа әле 53 кенә яшь булган. Ул шушында туып үскән, Әфганстаннан да шушында әйләнеп кайткан, шул ук совхозда Федотов кебек тракторчы булып эшләгән. Совхоз бетерелгәннән соң 10 елдан артык Усад спирт заводында хезмәт куйган.

- Сугышчан дусларыбызны онытмаганда, аларны истә тотканда алар безнең белән, алар безнең өчен исән, - диде әфган сугышында катнашучыларның район иҗтимагый оешмасы рәисе Ришат Нургалиев.

Усад мәдәният йортында бу көнне аларның һәркайсы, шулай ук сугыш кырыннан әйләнеп кайту насыйп булмаганнар турында сагынып сөйләделәр, аларны моңсуланып искә алдылар, аларга җырлар багышладылар.

Реклама

Сугыш ветераннары гадәттә “Офицерлар” җырын аягурә басып тыңлыйлар. Ул кадерле ватандашларыбыз истәлегенә багышлана. Сугыш ветераннарын истәлекле дата белән балалар да котлады. Шушында ук Биектау районының хәрби комиссары Александр Найденов һәм район башкарма комитеты вәкилләре әфганлыларны җәмәгать оешмасында актив эшләүләре өчен район Башлыгының Мактау грамоталары һәм күкрәккә тагыла торган билгеләр белән бүләкләделәр.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

БЕЛЕШМӘ

10 елга сузылган Әфганстан сугышы уты аша өч миллионлап кеше узган, шуларның 800 меңе сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан. Безнең гомуми югалтулар 460 мең кеше тәшкил итә, шулардан 50 мең кеше үтерелгән, 180 мең кеше яраланган, шул исәптән 100 мең кеше мина шартлаудан каты яраланган, 1000 кеше хәбәрсез югалган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев