Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Фестивальдә табыладыр чын энҗеләр

«Созвездия-Йолдызлык» XХI республика ачык телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале   зур бер миссия үти – яшь талантларга тормышка юл ача. Мондый энҗеләрне эзләп табып, аларга олы сәнгатькә сукмак ачу моннан 21 ел элек башланган иде. 

 Дистә елга якын  рәттән инде ул ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында үтә.  Быелгы фестивальнең Казан артындагы районнары катнашында уза торган зона ярышлары Биектау районы Шәпше авылында узды. Шәпше авылы сәхнәсе мондый дәрәҗәле фестивальне икенче тапкыр үзендә кабул итте. Моннан 6 ел элек, 2015 елда, биредә Казан арты районнары – Саба, Теләче, Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Биектау районнары  катнашында зона туры гөрләп узган иде.  Быел да зона туры шул ук катнашучыларны үзенә туплады. Башка еллардан үзгә буларак, 2021 елгы зона ярышларын ачу тантанасы тамашачылардан башка гына узды. Залда жюри әгъзалары гына утырды. Яшь артистларның чыгышын карарга теләүчеләр өчен   фестивальнең рәсми сайтында (www.yold.ru)  онлайн-трансляция режимы булдырылды.  Фестивальне ачу тантанасында Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин исеменнән Башкарма комитеты рәисе урынбасары Ринат Сабирҗанов кунакларны кайнар тәбрикләде һәм аларга иҗат уңышлары теләде.  “6 елдан соң сезне кабат Биектау районында күрүебезгә бик шатбыз, - диде районның Башкарма комитеты рәисе урынбасары. - Фестиваль безгә язлар белән килә, шуңа да ул  һәрвакыттагыча балаларның уңай энергетикасына бай була. Бу фестиваль балаларга  зур тормышка этәргеч бирә, татар җырын яратырга өйрәтә”. Фестиваль кунакларын, шулай ук, Татарстан Республикасы президенты каршында эшләп килә торган мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, ТР атказанган артисты Рузиль Гатин сәламләде. Алар да фестивальдә катнашучы балаларның елдан-ел арта баруын искәртеп үттеләр. Жюри составы  да республиканың талантлы сәнгать әһелләреннән генә тора. Эксперт комиссиясен фестивальнең генераль продюсеры,  мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен Россия хөкүмәте премиясенә ия булган Дмитрий Туманов җитәкли. Жюри составында бал биюе буенча ике тапкыр дөнья чемпионы, өч тапкыр Европа чемпионы булган  Арсен Агамалян, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Владимир Аносов, шулай ук, Раилә Гарипова, Айдар Гайнетдинов, Дилә Дәүләтшина, Алинә Ивах, Дмитрий Пивоваров, Дмитрий Платонов, Резедә Хасанова һәм  Нурия Хашимова бар. Рузиль Гатин фестиваль башкаручыларына тәүге тапкыр гына бәя бирми инде. Ул үзе дә кайчандыр «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә катнашкан,  гран-при алган җырчы. Бүгенге көндә  Татар дәүләт опера һәм балет театрында милли сәнгатьне үстерүдә үзеннән зур өлеш кертә.  

 «Фестивальдә  катнашып, мин зур тәҗрибә алдым. Шул тәҗрибәм бүгенге яшь талантларны бәяләргә ярдәм итә.   Бәйгене мин бөтен җаным-тәнем белән тоям, чөнки ел саен диярлек аның жюри әгъзасы булып катнашам. Фестиваль юлын яңарак башлаган сабыйларны “Созвездие-Йолдызлык”ның “ветераннары” әйдәп килә. Мин һәрберсенең үсеш дәрәҗәсен күзәтәм. Узган елларда сәхнәдә ясаган ялгышларын алар яңадан беркайчан да кабатламый. “Созвездие-Йолдызлык”та катнашучылар гына түгел, аларның остазлары да үсеш ала. Һәр ел саен фестиваль безне яңалыклары белән таң калдыра, яңа идеяләр барлыкка килә”, - дип билгеләп үтте Рузиль Гатин.  

Уңышның тырыш хезмәт, репетицияләрдә уздырган сәгатьләр һәм көчле омтылыш нәтиҗәсе икәнен жюри әгъзалары  яхшы белә. “Фестиваль балаларының уңышы – аларның сәләтендә,  дип уйлыйм. Сәләтле бала әллә каян сизелеп, күренеп тора. Шундыйлар гына фестиваль сәхнәсенә менәргә лаеклы, минемчә. Аерым башкаручымы ул, әллә бию коллективымы – чыгыш искитәрлек булырга тиеш”, - ди Рузиль Гатин.  

 Шәпше сәхнәсендә фестивальнең зона ярышын «Изюминки» бию коллективы ачып җибәрде. Алар Биектауга Балтач районыннар килгәннәр. Коллектив моннан 3 ел элек оешкан. Аз гына вакыт үтүгә карамастан,  алар сәхнәдә үзләрен профессиональ башкаручылар кебек тоталар. Каушау, югалып калу кебек хисләрнең эзе дә юк. Иң мөһиме, төгәл, матур, җилкендергеч итеп чыгыш ясау.  Шулай да, коллектив җитәкчесе җитешсез якларны күреп, бәя биреп алды: “Балаларга бүген хис-кичерешләр җитенкерәмәде. Без, әлбәттә, моның өстендә эшләячәкбез. «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленә  безнең коллектив берничә этапта әзерләнә. Актерлык осталыгына да игътибар итәбез, хәрәкәтләргә, ритмга һәм башкалар. Алар барысы да бергә, берьюлы булганда гына омтылган нәтиҗәгә ирешеп була”, - диде «Изюминки» бию коллективы җитәкчесе Лариса Дәүләтшина.

Кукмара, Теләче районнарыннан килгән бию коллективлары да үзләренең оста биюләре белән аерылып торды. Биектау районының яшь талантлары сәхнәгә фестивальнең икенче көнендә  генә чыкты.  Бөреле авылыннан килгән «Конфетти» коллективы фестивальдә беренче тапкыр гына чыгыш ясый. Алар үз биюләрендә «Летучий корабль», «Буратино», «Незнайка с нашего двора» мультфильмнары геройларын гәүдәләндерде. «Конфетти» бию коллективы җитәкчесе Альбина Зиннурова кечкенә вакытта шул мультфильмнарны карап,  хыялланып, хисләнеп  үскән бала. Фестивальдә ул үзенең хыялын тормышка ашыра. «Әкият юллары буйлап» дигән бию композициясе әзерли.

«Минем үземнең дә кечкенә балаларым бар. Мин аларга әкиятләр сөйлим. Шул әкиятләрне укыганда фестиваль өчен матур идея барлыкка килде. Балалар хәзер без карап үскән мультфильмнарны карамый да инде. Ә аларны биюгә салгач, үзләренә дә кызыклы һәм мавыктыргыч булды”, - ди Альбина Зиннурова.

Фестивальнең йомгаклау көнендә чыгышларны ике өлешкә бүлделәр. Саба һәм Әтнә районыннан килгән яшь талантлар аерым җырлар башкардылар, биюләр күрсәттеләр. Шул ук көнне гала-концерт та булды. Анда иң яхшы дип билгеләнгән номерлар гына программага кертелде.  Жюри әгъзалары  балаларның көләч йөзләрен күреп, аларның искиткеч чыгышларын карап, шаккатып утырды. Иң-иңнәренә  фестивальнең Мактау кәгазьләре, Дипломнары тапшырылды. Алар муниципаль районнар данын  фестивальнең республика турында яклаячак.  Биектау районыннан республика турына «Везунчик» бию театры  коллективы, «Затейники» һәм «Заказанье» хореографик  коллективлары сайланды. Конферансье номинациясе буенча Карина Саляхова аерым билгеләп үтелде.  Аерым башкаручылар: Дина Шагеева, Стелла Егорова, Элина Вараксина, Амелия Феофанова, Полина Шаетова, Әдилә Зиннатуллина һәм и Камилла Шакировалар да «Созвездия-Йолдызлык» XХI республика ачык телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивалендә   Биектау данын яклачак.

Эндже Гарафиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев