Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Файдалы сөйләшү

Узган якшәмбедә Дөбъязда әлеге җирлек территориясендә яшәүчеләрнең җыелышы булды. Анда Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты. Фикер алышуга шәхси ярдәмче хуҗалыкларга кредитлар бирү һәм гаилә фермаларын булдыру мәсьәләләре чыгарылды. Дөбъязлылар авыл бизнесын үстерүгә зур кызыксыну белдерделәр. Дөбъяз авыл җирлеге башлыгы Әсхәт Низамов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең икътисад буенча...

Узган якшәмбедә Дөбъязда әлеге җирлек территориясендә яшәүчеләрнең җыелышы булды. Анда Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты.

Фикер алышуга шәхси ярдәмче хуҗалыкларга кредитлар бирү һәм гаилә фермаларын булдыру мәсьәләләре чыгарылды. Дөбъязлылар авыл бизнесын үстерүгә зур кызыксыну белдерделәр. Дөбъяз авыл җирлеге башлыгы Әсхәт Низамов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең икътисад буенча консультанты Зөлфия Гарифуллина, ООО "Высокогорская" агрофирмасы директоры Рәдиф Закирҗанов, Саклык банкы вәкиле Гөлназ Солтанова чыгыш ясадылар. Фермер Ленар Латыйпов үзенең крестьян-фермер хуҗалыгын булдыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Якындагы өч ай дәвамында егерме дүрт кеше шәхси ярдәмче хуҗалыкның төрле кирәк-яракларына кредит рәсмиләштерергә ниятләгән, ә унбер кеше үз фермаларын булдыру белән шөгыльләнергә тели.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев