Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Файдалы да, күңелле дә каникуллар

Балаларның язгы каникуллары дәвам итә. Аларның ялларын күңелле һәм мавыктыргыч үткәрү өчен төрле чаралар оештырыла. Каникуллар башланыр алдыннан районның мәгариф бүлеге белән берлектә балаларга юл-транспорт хәрәкәте куркынычсызлыгы турында әңгәмәләр үткәрелде, тормыш куркынычсызлыгы, кичке якта җәмәгать урыннарында үзеңне тоту кагыйдәләре, елга буйларында сулыкларга якын урыннарда яз көне үзеңне ничек тотарга кирәклеге...

Балаларның язгы каникуллары дәвам итә. Аларның ялларын күңелле һәм мавыктыргыч үткәрү өчен төрле чаралар оештырыла. Каникуллар башланыр алдыннан районның мәгариф бүлеге белән берлектә балаларга юл-транспорт хәрәкәте куркынычсызлыгы турында әңгәмәләр үткәрелде, тормыш куркынычсызлыгы, кичке якта җәмәгать урыннарында үзеңне тоту кагыйдәләре, елга буйларында сулыкларга якын урыннарда яз көне үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында күрсәтмәләр бирелде. Алдан ук каникул көннәрендә балалар белән эшләү планы төзелде.
Гадәттәгечә, язгы каникул көннәрендә мәктәп спорт заллары һәрвакыт ачык була. Анда милли көрәш, волейбол, баскетбол, футбол каратэ, акробатика һәм башка спорт төрләре буенча секцияләр эшли. "Биектау" боз сараенда алдан билгеләнгән тәртип буенча 1 - 10 сыйныф балалары көн саен тимераякта шуа.
Районның һәр мәктәбендә китапханәләр эшли. Анда укучылар үзләре теләгән китапларны, яңа чыккан газета-журналларны алып укый һәм төрле предметлардан өстәмә рәвештә шөгыльләнә ала.
Бөек җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү буенча да мәктәп укучылары арасында төрле чаралар уздырыла. Алар белән берлектә туган як музеена экскурсияләр оештырыла.
9, 11 сыйныф укучылары үзләренең ялларын тагын да файдалырак итү өчен төрле предметлар буенча имтиханнарга әзерләнәләр, мәктәпләрдә алар өчен ярдәм дәресләре һәм якынча тестлар үткәрелә.
Язгы каникул көннәрендә район мәктәпләре планына төрле күргәзмәләргә, кинотеатрларга, театрларга йөрү кертелгән. Балалар әти-әниләре белән Казанның яшь тамашачылар театрына бара, "Җырны әйтеп бир" ("Угадай мелодию"), "Матурлык дөньясында" ("В мире прекрасного") бәйгеләре уздырыла, мәктәп ирекмәннәре (волонтер), хокук саклау отрядлары, яшь инспекторлар отрядлары, "Алдынгылык нигезләре" оешмалары җыелышлары үтә, "Мөстәкыйль балалар", "Кайгыртучанлык" акцияләре (инвалид балалар һәм ветераннар өчен) үткәрелә.
Башлангыч сыйныф балалары өчен дә бик күп мавыктыргыч чаралар үткәрү күздә тотыла. "Укыйбыз да, уйныйбыз да" , "Имин ил", "Әхлак дәресләре" шундыйлардан.
Саф һавада сәламәтләндерү чаралары да каралган. "Нәүрүз", "Язгы юаныч", "Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе", "Күңелле стартлар", "Кошлар көне", "Сыерчык оясы", "Кошларны каршылау" һәм башка төрле бәйрәм чараларын балалар ел саен зарыгып көтеп ала. Башлангыч сыйныф балалары белән, шулай ук, паркларга һәм урманнарга чыгу да планга кертелгән. Анда балалар язга багышланган иҗат бәйгеләрендә һәм әйләнә-тирә мохитне өйрәнү чараларында катнаша.
23 - 24 март көннәрендә безнең районның талантлы балалары «Созвездие-Йолдызлык - 2017» эстрада сәнгате фестиваленең зона ярышларында катнашачак. Ә 1 - 2 апрель көннәрендә аларны "Без бергә" дип исемләнгән республика бәйгесе көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев