Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Эверестлылар мини-футбол буенча Казан Кубогының көмеш медаленә ия булдылар

Казан шәһәрендә 2006-2007 елларда туган яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча турнир узды. Анда Мәскәү өлкәсеннән, Ижевск һәм Казан шәһәрләреннән 5 команда катнашты. Турнирга Татарстан Кубогына ия булучы «Эверест» командасы да чакырылды. Биектау районы спорт мәктәбенең яшь футболчылары чираттагы турнирда да үзен сынатмады. Уен алдыннан һәр команда 2шәр төркемгә бүленде. Һәр төркемдә 5әр кеше иде.

Турнирның төркем белән барган этабында футболчылар үзара 4 уенда катнашты. «Эверест» футболчылары Мәскәү өлкәсе, Удмуртия һәм Казан командалары белән очрашты. Беренче уен Мәскәү өлкәсенең Химки һәм Мытищи шәһәрләреннән килгән командалар белән барды. Әйтергә кирәк, илебезнең башкаласы төбәгеннән килгән футболчылар уены биектаулыларны әллә ни гаҗәпләндермәде.

«Виктория» командасы безнең футболчыларга 2:0 исәбе белән оттырды. «Эверест» командасы капкачысы Гадел Шакиров үз командасы капкасына бер генә туп та кертмәде. Ул турнирда бик оста уйнады. Мондый сыйфатлар минифутбол капкачылары арасында мактауга лаек. Ерактан килгән көндәшләре арасында капкачы гына түгел, уенчылар да сынатмады. Ә менә Мытищи шәһәреннән килгән футболчылар якташларыннан көчлерәк булып чыкты. Алар биектаулыларны 6:3 исәбе белән җиңүгә иреште. Моннан соң Биектау командасы Казанның «Приволжанин» командасы белән очрашты. Казанлыларның көче ташып торса да «Эверест» командасы белән уенны 3:3 исәбе белән тәмамлады.

Удмуртиядән килгән көндәшләре биектаулылар капкасына 3 туп кертте. Ә эверестлылар бер туп кына кертә алды. Мондый нәтиҗәнең дә асылында җитди сәбәпләр ята. Чөнки Удмуртиядән килгән уенчылар эверестлылардан 2 яшькә өлкәнрәк иде. Төркемләп уйнау туры узганнан соң турнирның иң мавыктыргыч этабы башланды.

Ярымфиналда безнең егетләр паркетка төркемдә оттырганнарының үчен кайтару теләге белән чыктылар. Чөнки көндәшләре Мытищидан иде. Дөресен әйтергә кирәк, Станислав Тюринда тәрбияләнүчеләр уенны яхшы уздырдылар. “Эверест”, Мәскәү өлкәсе командасын 8:3 исәбе белән җиңеп һәм оттырган өчен инандыргыч өстенлек белән финалга ышанычлы уздылар. Финалда трофей өчен Химкидан “Виктория” командасы белән көч сынашырга кирәк булды. Титулга өметләнү дә үзен аклады. Чөнки әлеге турнир кысаларында Мәскәү өлкәсе коллективы безнекеләргә оттыра башлаган иде. Әмма бу юлы “Виктория” футболчылары көндәшләренә тиешенчә каршы торырга әзер иделәр. “Эверест” уенчыларының барлык көчләренә тырышуларына карамастан, алар җиңүле исемле команданы икенче тапкыр ота алмадылар. Нәтиҗәдә исәп 3:1 һәм Кубок башкала төбәгенә китте. Финалда оттыруга карамастан, безнең команданың остазы турнирның нәтиҗәсеннән канәгать.

Реклама

- Без бик җитди киеренкелектә эшләдек. Турнир берничә көн барды һәм кайбер футболчыларга уеннар арасында тулысынча ял итеп, көч туплау өчен вакыт җитмәде. Өстәвенә әле без тәҗрибәле уенчылар белән бергә ир-атлар командалары арасында мини-футбол Федерациясенең 3 Лигасы Беренчелегендә катнашабыз. Һәм анда лидерлар 2006-2007 елгылар командалары, алар да мәйданчыкта шактый вакытларын уздыралар. Шулай килеп чыкты - бер көнне безгә ике уен уйнарга туры килде. Ә ике көндә 4 очрашу уздырдык, шунлыктан әлеге турнирда җиңү өчен бераз физик көч җитеп бетмәде, - дип нәтиҗә ясады биектаулылар уенына “Эверест” командасының баш тренеры Станислав Тюрин. Турнир дәвамында безнең команда беренче чиратта үзе инициатива күрсәтеп уйнарга тырышты. Менә шул уңай нәтиҗә бирде дә инде. Казан Кубогы нәтиҗәләре буенча безнең команданың иң яхшы уенчысы Дамир Габдрахманов. Ә аның команда буенча партнеры Тимур Шәяхмәтов турнир снайперлары таблицасында 10 гол белән иң яхшы бомбардирларның берсе дип аталды. Яшь спортчыларны котлыйбыз һәм алардан тагын да югарырак нәтиҗәләр көтәбез.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Фото: https://vk.com/photo-171915765_457272690

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев