Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Эверест” үзенең футбол тарихында яңа үрләрне яулады

Мәҗбүри изоляциягә карамастан, спортчылар, тиешле форманы югалтмас өчен, күнегүләр белән шөгыльләнүләрен уңышлы дәвам иттерделәр. Ә инде чикләүләр бетерелү белән үк уен кырына ашыктылар.

Казан шәһәренең Мирный бистәсендә “Динамо” спорт үзәге базасында футбол буенча һәвәскәр чемпионнар Кубогының йомгаклау туры узды. “Эверест” командасы футболчылары кискен көрәштә уңышка ирешә алдылар. Казанның “Смена” командасын 3:1 исәбе белән җиңделәр. Безнең уенчылар ничьяга да риза иделәр, чөнки моңа кадәр барлык көндәшләрне дә җиңеп чыктылар. Казанлыларга, турнирда беренче урынны алу өчен, бары тик җиңү генә кирәк иде.

Старт бирелүне белдергән тәүге сызгыртудан ук матчның компромиссыз булачагы аңлашылды. Турнир һәвәскәрләрнеке булса да, әлеге матч профессиональ лигага матур бер төсмер өстәр иде. Кырның һәр җирендә көрәш кызуы, тупка «хуҗа» булырга тырышулар, кискен мизгелләр бик күп булды. Хөкемдарларның ялгыш фикер йөртүләре дә булмады түгел. Баштагы 20 минутта биекталыларга 5 кисәтү ясалды. Ә көндәшләргә бөтен уен дәвамында рефери 5тән кимрәк карточка күрсәтте. Казанлыларны алга чыгарган тупны да пенальтида керттеләр.

Мондый гаделсезлек безнең егетләрнең көчен бары арттырды гына. Икенче таймга “Эверест” уенчылары җиңәргә дигән ныклы теләк белән чыктылар. Уң флангтан Вадим Марковның имгәнүе белән тәмамланган диагональ тапшырудан соң көндәшләрнең капкачысын җиңү мөмкин булды. Мондый нәтиҗә безнең команданың күңеленә бик тә хуш килде һәм аларны туктату мөмкин түгел иде инде. Салават Сәмигуллин лидерлык сыйфатларын күрсәтте. Башта ул тупны сул аягы белән очырды, ә аннары уң аягы белән бөтен көченә этәреп, җиңүченең кем булачагы турындагы мәсьәләне хәл итеп тә куйды. Матч азагында Биектау футболчысын кырдан чыгарып тору да көндәшләргә бер тупның булса да үчен кире кайтару мөмкинлеге бирмәде. Турыдан-туры көндәшне җиңеп чыгу нәтиҗәсендә безнең уенчылар турнирның төп трофеен яуладылар. “Эверест” футболчыларын һәм тренер Станислав Тюринны тагын бер җиңүләре белән котлыйбыз.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев