Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

«Эверест» Татарстан Кубогы өчен көрәшә

Футбол буенча Татарстан Республикасы Кубогына барган ярышларда «Эверест» уенчылары Казанның «Нәфис» футбол командасы белән кабат очраштылар. Бу юлы матч Биектау районында узды. Исегезгә төшерәбез, беренче уенда биектаулылар 1:2 исәбе белән җиңү яулаган иде. ¼ финалга чыгар өчен «Эверест» уенчыларына җиңү яуламасалар да була иде.

Матч башланганда ук күренгәнчә, көндәшләр берберсенә хөрмәт күрсәтеп уйнадылар. Туп өчен көрәштә бер генә уенчы да көч күрсәтмәде, Уен барышында хөкемдарлар тарафыннан 5 сары карточка күрсәтелде. Шуларның 4се башкала командасы уенчыларына адресланды. Казанның амбициоз командасы болай тиз генә кубок өчен көрәштән төшеп калырлар дип уйлап та карамаган, күрәсең.

Беренче таймда ике команданың да көчләре тигез иде, уенчылар да берберсен яңабаштан өйрәнгән кебек салмаклык һәм саклык күрсәттеләр. Икенче таймда «Нәфис» футболчылары, хәрәкәтләрен тизләтеп, тупны биектаулылар капкасы тирәсенә бик еш китерә башладылар. Нәтиҗәдә уенның 77 нче минутында нәфислеләр бер туп керттеләр. Әмма футбол кырында вазгыять бик тиз алышынды. «Эверест» командасы уенчылары, үҗәтлек күрсәтеп, үзләренә тиешле нәтиҗәгә ирештеләр һәм ¼ финалга уздылар. ¼ финалда инде безнең футболчылар Чистай командасы белән очрашачак. Уенның вакыты һәм кайда узачагы әлегә билгесез.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев