Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Эверест” футбол командасы - тагын лидерлар арасында

Татарстан Республикасы Югары лигасының футбол сезоны тәмамланды. Чемпионат нәтиҗәләре буенча “Эверест” 4 нче урынны алды. Турнир ике этапта узды. Анда 2 төркемгә бүленгән 16 команда катнашты. “Эверест” Казан төркемендә уйнады Һәм лидердан беразга гына калышып, 3 нче урынны алды.

Чемпионатның икенче этабында биектаулылар республика футболының танылган авторитетлары - Түбән Камадан “Нефтехимик” һәм Яр Чаллыдан “Камаз” белән очраштылар. Шунысы куанычлы, безнең егетләр футбол осталары алдында каушап калмадылар һәм ике уенда мөмкин булган алты очконың дүртесен алдылар. Станислав Тюрин җитәкчелегендә шөгыльләнүчеләр республика абруйлы беренчелегенең дебют сезонында 11 уенда катнаштылар, анда бер тапкыр нәтиҗә ничья булды, ике тапкыр җиңелделәр һәм сигез тапкыр уен кырыннан җиңүчеләр булып киттеләр. Җиңелүләрдә исәптә аерма зур түгел иде, ә менә җиңүләр футбол өчен гаять зур нәтиҗә белән тәмамланды. Бөгелмә командасын 13:1 исәбе белән тар-мар итү үзе генә дә ни тора. Сезон нәтиҗәләре буенча “Эверест”ның лиганың иң уңышлы командасы булып танылуы да гаҗәп түгел. Безнең команда уенчысы Артем Куклев 14 туп белән чемпионатның иң яхшы бомбардирлары исемлегендә икенче юлны алды.

- Команда өчен сезон яхшы тәмамланды. Без беренче тапкыр республиканың иң көчле чемпионатында катнаштык һәм призлар өчен авыр көрәшкә әзерләндек. Шунысы үкенечле, үз зонабыздан турыдан-туры көндәшләр белән кирәксез ике җиңелүгә дучар булдык. Без сезон дәвамында барлык яклардан да уенны шомарта бардык. Соңгы турда гына бераз уңышсызлыкка юлыктык. Беренче сезонда медальләргә ирешә ала идек, әмма, ни кызганыч, бөтенесе дә бездән генә тормады. Моннан нәтиҗә ясарбыз һәм киләсе елда күрсәткечләрне яхшырту өчен үз өстебездә эшләрбез, - диде “Эверест” футбол командасының баш тренеры Станислав Тюрин.

Күп командалар пьедесталга менәргә лаеклы булганлыктан, медальләр өчен көрәш соңгы турга кадәр дәвам итте. Безнең район футболчыларына аларның үз кырында “Камаз”ны җиңәргә һәм шул ук вакытта параллель уза торган матчларда үзебез өчен уңай нәтиҗәгә өметләнергә кирәк иде. Эшләр иң яхшы барганда да “Эверест” турнир нәтиҗәләре буенча икенче юлны ала алыр иде, әмма ул дүртенче юлны алды. Һәм бу яхшы нәтиҗә.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев