Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Этнографик диктант тарихи белемне арттыра

Узган атнада биектаулылар, Бөтенроссия акциясенә кушылып, этнографик диктант яздылар. Коркачык урта мәктәбе алдан ук «Зур этнографик диктант» акциясен үткәрү мәйданчыгы итеп билгеләнгән иде. Акция Россиядә 5 нче ел рәттән Халыклар бердәмлеге көненә туры китерелеп уздырыла. Җир шары буйлап ел саен 46 илдә миллионнан артык кеше катнашып килә.

Коркачык мәктәбенә бу көнне барлыгы 30дан артык кеше килде. Калганнары диктантны өй шартларында язды.

Әнисә Җамалиева география, химия фәннәрен укыта. Диктантта инде ул өченче елын катнаша. Чөнки ул даими рәвештә янәшәбездә яшәүче башка милләт вәкилләренең тормыш-көнкүреше, аларның үткәне һәм бүгенгесе турындагы мәгълүмат белән тирәнтен кызыксына. Үзенең бу өлкәдәге белемен шушы акциядә сынап карый ул. Ел саен үзенә яңадан-яңа мәгълүмат ача. Беренче катнашуында Әнисә Әнвәровна 50 балл җыя, икенчесендә - 65. Әлбәттә, интернетта беркайчан да куелган сорауга туры җавап таба алмыйсың. Шуңа күрә диктантка алдан ук әзерлек сорала.

- Иң элек сорауларны карап чыктым, этнографик диктант буенча видеодәресләр карадым. Быел инде 80 балл туплармын, дип уйлыйм. 100 баллга ук өмет итә алмыйм, чөнки сораулар бик катлаулы иде, - ди Коркачык урта мәктәбе укытучысы Әнисә Җамалиева.

Диктант тест формасында уздырылды. Бирем утыз сораудан тора, егермесе һәркем өчен гомуми булса, унысы аерым төбәкләргә кагылышлы. Мәсәлән, татарстанлылар өчен “2010 елда оештырылган халык санын алу нәтиҗәләре буенча Татарстанда барлыгы ничә милләт вәкиле яши?” дигән сорау да кертелгән иде. Аларга җавап бирү өчен 45 минут вакыт бирелә.

Реклама

Сораулар география, этнография, тарих һәм халыкның тормышкөнкүреше турында иде. Быел тестны диктант язуда катнашучылар www.miretno.ru сайтыннан алды.

- Россиядә бик күп милләт вәкилләре яши. Шуңа күрә дә без үзебезнекен генә түгел, күрше халыкларның да мәдәниятен, тарихын, гореф-гадәтләрен белергә, аларга да хөрмәт белән карарга тиеш. Этнографик диктант шул максатларны күз алдында тотып оештырыла да инде, - диде Коркачык мәктәбе директоры Рүзәл Шәйдуллин.

Катнашучыларның эшләре 100 баллы шкала буенча бәяләнә. Акция соңында анда катнашучыларга сертификатлар тапшырылды. Сүз уңаеннан әйтеп үтик, Әнисә Әнвәровна 88 балл җыйган. Бу инде үзе көткән саннан да артыграк. Котлыйбыз.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев