Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Эштә төп принциплары – төгәллек

1935 нче елның 9 нчы мартында Биектау районының Эшче-крестьян һәм кызылармеец депутатлар Советы башкарма комитетының беренче пленумы утырышында районның финанс бүлеген оештырырга дигән карар кабул ителә. Аның мөдире итеп Гыйльмулла Садыйк улы Садыйков сайлана. БҮЛЕКНЕҢ БЕРЕНЧЕ АДЫМНАРЫ Биектау районы финанс бүлеге үзе өч бүлектән тора: бюджет, дәүләт керемнәре, салымнар. Бюджет...

1935 нче елның 9 нчы мартында Биектау районының Эшче-крестьян һәм кызылармеец депутатлар Советы башкарма комитетының беренче пленумы утырышында районның финанс бүлеген оештырырга дигән карар кабул ителә. Аның мөдире итеп Гыйльмулла Садыйк улы Садыйков сайлана.


БҮЛЕКНЕҢ БЕРЕНЧЕ АДЫМНАРЫ

Биектау районы финанс бүлеге үзе өч бүлектән тора: бюджет, дәүләт керемнәре, салымнар. Бюджет бүлеге район бюджетын формалаштыруга һәм дәүләт бюджеты буенча финанслау үтәлешенең дөреслегенә күзәтчелек итә. Дәүләт керемнәре бүлеге предприятиеләрдән, оешмалардан, колхозлардан дәүләт керемнәре керүне контрольдә тота. Салымнар бүлеге физик затлардан һәм оешмалардан салымнар керүне тәэмин итә.

Гомумән алганда, Биектау районы финанс бүлегенең вазифалары райондагы халык хуҗалыгы тармакларын финанслаудан гыйбарәт була. Боларга мәктәпләр, социаль-мәдәни һәм көн-күреш объектлары төзелеше, хезмәт хакы, пенсияләр, пособиеләр бирү, инвентарь сатып алу, аренда бәясен түләү керә.

Штат расписаниесеннән күренгәнчә, 1939 нчы елны Биектау районы финанс бүлегендә 29 кеше исәпләнә: 1 мөдир, 3 бюджет бүлеге хезмәткәре, 2 дәүләт керемнәре бүлеге хезмәткәре, 18 салымнар бүлеге хезмәткәре һәм 5 административ идарә итү персоналы.

ЭШНЕ БАШЛАП ҖИБӘРҮЧЕ

Биектау районы финанс бүлегенең беренче мөдире Гыйльмулла Садыйков 1898 елда Нократ губерниясе Алабуга өязенең Салавыч авылында туган. Урта хәлле крестьян баласы. Революция-дән соң авылда Совет властен урнаштыручыларның берсе була ул. 1917 нче елдан Салавыч авыл Советының, ярлылар комитетының секретаре булып эшли. Әгерҗедә шәһәр Советы һәм район башкарма комитеты рәисе була. 1932 - 1935 нче елларда партия тарафыннан, район башкарма комитеты рәисе булып эшләү өчен, Әлки һәм Апас районнарына җибәрелә. 1935 нче елда Биектау районы финанс бүлеге мөдире вазифасына керешкәндә, Г.С.Садыйковка 37 яшь була. Биектау райфосының штаты 9 кешедән тора. Белгечләрнең барысы да диярлек белемсез була. Ә Садыйков үзе 1930 нчы елда Казанда ике еллык финанс-банк хезмәткәрләре курсын тәмамлый.

Биектау райфосы коллективына үзенең эшен финансистлар хезмәтен оештыруның яңа формалары барлыкка килгән шартларда башлап җибәрергә туры килә. Ул чорда хезмәткәрләр, бүлекләр, районнар арасында социалистик ярышның төрле формалары киң таралган була. Ярышларның төп шарты - бюджетларны сыйфатлы итеп үтәү. Кечкенә генә тайпылыш булса да, райфо хезмәткәрләренә җәза бирелә, хәтта эшләреннән үк азат итәләр. Иң мөһиме - совет финансларын ныгыту бурычын үтәү.

1938 нче елда, халык дошманнары белән элемтәдә тора дип, Югары судның Хәрби Коллегиясе Гыйльмулла Садыйк улын хөкемгә тарта. 6 ел төрмәдә утырганнан соң, ул аклана һәм илебезнең финанс, салым органнарында эшләвен дәвам иттерә.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, район финанс бүлеге хезмәткәрләрен искә алуны кирәк дип саныйбыз, чөнки күбесе хезмәт кәнәфиләреннән турыдан-туры фронтка киткән бит. 1941 нче елны Кызыл Армия сафларына салым агентлары Гыйльманов, Куранов, Савельев, бюджет хисапчылары Шепелев, Сабитов, иминиятләштерү буенча участок инспекторы Калинин һ.б. мобилизацияләнә.

САЛЫМ ИНСПЕКЦИЯСЕН ОЕШТЫРУ

1990 нчы елның июлендә Дәүләт салым инспекциясе оештырыла, аны Әнвәр Фәйзуллин җитәкли (хәзер пенсиядә). Соңрак салым инспекциясенә райфоның башка хезмәткәрләре дә: Тамара Гурина (хәзерге вакытта ТР Финанс министрлыгында эшли), Гельлера Темникова (аннары Салым инспекциясе башлыгы була), Альберт Усманов (шактый вакыт район башлыгының икътисад буенча урынбасары булып эшләде, хәзер - Биектау авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе), Александр Марчуков (соңыннан Федераль казначылыкның Биектау районындагы бүлеген җитәкли), Сәрия Рәхимова (хәзер социаль иминиятләштерү бүлекчәсендә эшли), Татьяна Ваняшина (финанс-бюджет палатасында финанс инспекторы булып эшли) һәм башкалар күчерелә.
2000 нче елда финанс системасында кабаттан структур үзгәрешләр була: Финанс министрлыгы карамагындагы Казначылык Департаменты оештырыла. Аның территориаль органнарыннан берсе - ТР Финанс министрлыгы Казначылык Департаментының Биектау районы территориаль органы (КДТО). КДТОның җитәкчесе итеп Р.Г.Бикмуллин билгеләнә. Райфодан КДТОга тагын 4 белгеч: Наталья Савинова (хәзерге вакытта КДТОның җитәкчесе), Роза Ибраһимова (хәзерге вакытта Финанс-бюджет палатасы финанс инспекторы), Валентина Анастасьева (хәзерге вакытта пенсиядә), Лилия Ганиева (КДТО белгече) күчерелә.

ФИНАНС-БЮДЖЕТ ПАЛАТАСЫ

Финанс министрлыгы боерыгы нигезендә, ТР Финанс министрлыгы каршындагы район финанс бүлекләренең штатлары муниципаль районнар карамагына тапшырылды. Шуннан соң, Биектау муниципаль районы Уставына туры китереп, яңача "Биектау муниципаль районы Финанс-бюджет палатасы" дип аталучы финанс органы булдырылды. Палатаның төп бурычлары булып түбән-дәгеләр тора: Биектау муниципаль районы территориясендә бердәм финанс, бюджет һәм салым сәясәтен булдыру һәм гамәлгә кертү; җирле бюджет проектын төзү һәм аның билгеләнгән тәртиптә үтәлешен тәэмин итү; муниципаль район бюджетының һәм Биектау муниципаль районының җыелма бюджетының үтәлеше турында отчет төзү; муниципаль бурычка алып торулар (заимствование) программаларын төзү, аларны билгеләнгән тәртиптә тормышка ашыру; башкарма хакимиятнең федераль органнары, Татарстан Республикасының башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр һәм башка оешмалар белән хезмәттәшлекне тәэмин итү.

Хәзерге вакытта Финанс-бюджет палатасының структурасы мондый: рәисе, бюджет бүлеге, исәпкә алу һәм отчет бүлеге, планлаштыру һәм анализ бүлеге, хуҗалык эшләре персоналы, финанс инспекторы.

ЗАМАНЧА ТЕХНОЛОГИЯЛӘР

Башка тармаклардагы кебек үк, финанс системасында да заманча технологияләр кертелә. 1990 нчы еллар ахыры - 2000 нче еллар башында финанс бүлекләре бюджет формалаштыру процессын җиңеләйтергә мөм-кинлек бирүче төрле программалар куллана башлады. 2005 нче елда ТР ФМ Казначылык Департаменты, бюджет үтәлешенең бөтен процессын автоматлаштыруны, Россия субъектларында һәм муниципаль берәмлекләрендә бюджет процессына идарәне тәэмин итү максатыннан, "АЦК-Финанс" комплекслы системасы эшләнде. ФБП һәм КДТО белгечләре хәзер дә шул система буенча эшлиләр.

Аннары "Администратор-Д" программасы кертелде. Аның ярдәмендә районның салым түләүчеләренең көндәлек түләү-ләре күзәтеп барыла. Шулай ук ялгыш саналган яисә артык күчерелгән түләүләр ачыклана.

Финанс-бюджет палатасы коллективының көйле һәм профессиональ эшләве нәтиҗәсендә, муниципаль берәмлекнең бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү, коммуналь чыгымнар, туклану һәм социаль әһәмияткә ия башка чыгымнар өчен түләү йөкләмәләре вакытында үтәлеп бара.

Район бюджеты үтәлешенең югары күрсәткечләре өчен Финанс-бюджет палатасы коллективы берничә тапкыр район башкарма комитеты җитәкчесенең, Татарстан Республикасы Премьер-министрының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Белешмә

Район финанс бүлеге мөдирләре:
Елкин Сергей Степанович - 1937 - 1940 еллар,
Добросов Борис Михайлович - 1940 - 1943 еллар,
Садыйкова Клавдия Яковлевна - 1943 - 1945 еллар,
Лапаев Матвей Яковлевич - 1945 - 1951,
Мортазин Хәким Мортаза улы - 1951 - 1954,
Гайнетдинов Сәйдел Гайнетдин улы - 1954 - 1955 еллар,
Лапаев Матвей Яковлевич - 1955 (10 ай),
Сәмитова Сара Заһретдин кызы - 1955 - 1960 еллар,
Латыйпов Тәлгать Хәйрулла улы - 1960 - 1978 еллар,
Закиров Харис Хафиз ул - 1978 - 1984,
Фәйзуллин Әнвәр Шакир улы - 1984 - 1990 еллар,
Насыйбуллина Гөлсинә Хисмәт кызы - 1990 -1997 еллар,
Бикмуллин Рәшит Гомәр улы - 1997 - 1999 еллар,
Дәүличарова Роза Габдрәхим кызы - 1999 - хәзергә кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев