Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Эшләргә кирәк

Узган шимбәдә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин кризиска каршы тору штабы утырышын уздырды. Штаб әгъзалары икътисади кыенлыклар килеп чыккан чорда бөтен тырышлыкны тупларга кирәкле яңа юнәлешләр турында фикер алышты. Утырышка "Ак барс" банкының Биектау филиалы идарәчесе Рафис Сәяхов һәм Россия Саклык банкының өстәмә офисы җитәкчесе Фәнис Гайфуллин да чакырулы...

Узган шимбәдә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин кризиска каршы тору штабы утырышын уздырды. Штаб әгъзалары икътисади кыенлыклар килеп чыккан чорда бөтен тырышлыкны тупларга кирәкле яңа юнәлешләр турында фикер алышты.

Утырышка "Ак барс" банкының Биектау филиалы идарәчесе Рафис Сәяхов һәм Россия Саклык банкының өстәмә офисы җитәкчесе Фәнис Гайфуллин да чакырулы иде. Алар юридик затларга кредитлар бирү, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә һәм ЛПХларга кредит бирү шартлары турында сөйләде. Банклар үз клиентларына консультация бирергә һәм уңайлы шартлар тәкъдим итәргә һәрвакыт әзер.

Кризис вакытында эшсезлек кискен проблемаларның берсенә әверелә. Халык мәшгульлеге үзәге директоры Лениза Газизуллина 2015 нче елның 1 нче гыйнвары белән чагыштырганда, хәзер халыкның эшсезлеге 0,2 процентка үсте, дип хәбәр итте. Ләкин районда эш бар бит. Мәшгульлек үзәгенә килгән кешеләргә вакансияләр турында мәгълүмат бирәчәкләр, яңа һөнәр үзләштерү мөмкинлекләре турында аңлатачаклар. Эре оешмалар һәм предприятиеләр барысы да үзләрендәге вакансияләр хакында Мәшгульлек үзәгенә белешмәләр биреп бетерми, дип искәртте директор.

Район башлыгы Р.Кәлимуллин Биектау районы территориясенә кешеләрнең республиканың барлык почмакларыннан килеп эшкә урнашуларына игътибар итте. Үз районыбызда яшәүчене эшсезлек буенча чиратка куйганчы, башта аңа нәкъ менә үзебездә эш табарга булышырга кирәк, диде ул.

Авыл кешеләре буларак, биектаулылар гаилә фермалары, теплицалар төзү, умартачылык белән шөгыльләнә алыр иде. Җир кишәрлегең булгач, эшсезлектән куркырга кирәкми. Утырышта башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Дәүләтшин чыгыш ясады. Ул райондагы сәнәгать оешмаларының үз мәйданнарын киңәйтүләре һәм яңа резидентлар җәлеп итәргә теләкләре булу турында әйтте.

Икътисад бүлеге беренче чиратта кирәкле азык-төлеккә районның челтәр супермаркетларындагы һәм сәүдә нокталарындагы бәяләрне күзәтеп бара. Бу мәсьәлә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы контролендә тора.

"Барлык эш тә икътисадтан башлана, - дип ассызыклады Рөстәм Кәлимуллин. - Безнең резервлар бар. Тырышырга кирәк". Килеп туган хәлләр агымына ияреп барырга, кризиска сылтап, кул кушырып утырырга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев