Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Эшләгез сез туган якларда

Һәр кешенең дә тормышында иң авыр мизгелләрнең берсе һөнәр сайлаудыр, мөгаен. Быел мәктәп тәмамлаячак укучыларга киләчәктә кирәге чыгачак, алга таба үсү мөмкинлеге бирә торган эшчәнлек төрен сайларга ярдәм итү өчен район җитәкчеләре 11 нче сыйныфларны үзәк мәдәният йортына очрашуга җыйды. Мәктәптә укыган чакта гомер буена шөгыльләнәчәк эшчәнлегеңне билгеләве, синең алда...

Һәр кешенең дә тормышында иң авыр мизгелләрнең берсе һөнәр сайлаудыр, мөгаен. Быел мәктәп тәмамлаячак укучыларга киләчәктә кирәге чыгачак, алга таба үсү мөмкинлеге бирә торган эшчәнлек төрен сайларга ярдәм итү өчен район җитәкчеләре 11 нче сыйныфларны үзәк мәдәният йортына очрашуга җыйды.

Мәктәптә укыган чакта гомер буена шөгыльләнәчәк эшчәнлегеңне билгеләве, синең алда ачылган бик күп ишекләрнең берсен генә сайлавы җиңел түгел. Синең хезмәтең файдалы, кирәкле булырмы, үзеңне һәм булачак гаиләңне яшәү чыганагы белән тәэмин итәрме - боларны алдан ук белеп булмый. Шуңа күрә дә район җитәкчеләре мәктәп тәмамлаучыларга республикадагы өстенлекле юнәлешләр турында сөйләргә кирәк, дигән карарга килделәр. Моның өчен Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелектә нәсел эше идарәсе җитәкчесе Илсур Закиров, район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов, ветеринария академиясе, аграр университет, энергетика институты укытучылары чакырылды.

Чыгыш ясар алдыннан Илсур Рәшит улы хәзер уку йортларын тәмамлаучыларны берәү дә авыл хуҗалыгында калырга мәҗбүр итмәячәк, диде.

- Без сезнең республикадагы авыл хуҗалыгы тармагы, аның сезгә ниләр бирә алуы турында белүегезне телибез. Бары шул гына.

Агросәнәгать комплексы тармагы

Агросәнәгать комплексы - республикада өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Авыл хуҗалыгында бүген 90 мең кеше хезмәт куя, шуларның 12,5 меңе - белгечләр һәм җитәкчеләр. Бүген авыл хуҗалыгы белгече булу өчен республиканың махсус югары уку йортларын һәм техникумнарын тәмамларга кирәк. Болар - югары белем алырга теләүчеләр өчен - Казан дәүләт аграр университеты һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе. Шушы өлкәдә махсус урта белем алырга теләүчеләргә Әтнә, Тәтеш, Чистай, Минзәлә, Буа техникумнары, шулай ук 15 аграр көллият тәкъдим ителә.

Агросәнәгать комплексындагы проблемалар һәм аларны хәл итү

Реклама

Авыл хуҗалыгы тармагының үз кыенлыклары бар. Иң мөһиме - кешеләрнең авылда эшлиселәре килмәү. Бүгенге көндә авылдагы хезмәт кешеләр һәм яшьләр күзаллаганча түгел бит инде. Бүген авыл җирендәге белгечләрнең хезмәт хакын күтәрү, җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен зур эшләр уздырыла. Авылда ташламалар, грантлар, дәүләт ярдәме белән кече һәм урта бизнесны үстерү өчен шартлар тудырыла. Инфраструктураны җайга салу буенча актив эш бара, юллар, балалар бакчалары, мәктәпләр, мәдәният йортлары, сәүдә объектлары һәм башкалар төзелә. Шулай ук авыл белгечләре "Авылда яшь белгечләрне һәм яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү" программасы буенча эш бирүчеләр белән берлектә торак белән тәэмин ителә. Министрлыктан югары уку йортларын тәмамлаучылар төп хезмәт хакына бюджеттан бер тапкыр бирелә торган акчалата пособие (подъемный) һәм айлык өстәмә түләүләргә исәп тота алалар - югары ук йортын тәмамлаучыларга 100 мең сум һәм бер ел дәвамында 5 мең сум һәм урта һөнәри белемле белгечләргә - 50 мең сум һәм 5 мең сум. Һәм әле моның белән генә бетми.

Мәктәп тәмамлаячак укучыларга район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин мө-рәҗәгать итте. Ул үз чоры кешеләренә уңышка ирешүнең ничек кыен булуы, белем алу, нәрсәгә дә булса ирешү өчен күпме тырышырга туры килүе турында сөйләде:

- Сез, балалар, менә дигән шартларда яшисез, сезнең алда бөтен офыклар ачык, кайсын телисез, шунысын сайлап ала аласыз. Мин мәктәптә укыганда тормышның ни-чек үзгәрәчәген, нинди киң мөмкинлекләр ачыласын белгән булсам... Сезгә алга таба үсештә бер генә минутка да тукталырга ярамый, шулай булмаганда сез шунда ук артта калачаксыз. Хәзер тормыш шундый. Сезгә омтылырлык та, белемегезне арттырырлык та мөмкинлекләр бар, юл ачарга кирәкми, ул юллар инде сезнең алда.

Рөстәм Галиуллович укучыларга дөрес, кирәкле, соңыннан белгечлек буенча эшләрлек һөнәрләр сайларга киңәш итте.

Аннары сүз кунакларга, галимнәргә, югары уку йортлары вәкилләренә бирелде. Алар авыл хуҗалыгы юнәлешендәге югары уку йортларының үзләрен тәмамлаучыларга нинди мөмкинлекләр бирәчәге турында җентекләп сөйләделәр.

Узган очрашу күп мәгълүматлы, кызыклы булды һәм ул, мөгаен, мәктәп тәмамлаячак укучыларны тирәнтен уйландыргандыр да. Мондый очрашуларны район җитәкчеләре киләчәктә дә уздырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев