Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Эшлекле сөйләшү

Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин социаль тармак хезмәткәрләре белән очрашты. Анда социаль яклау бүлеге, матди ярдәм күрсәтү буенча республика үзәгенең 17 нче номерлы бүлеге, "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, халыкны эш белән тәэмин итү һәм мәшгульлек үзәгенең хезмәт коллективлары катнашты. Р.Г.Кәлимуллин соңгы биш елда районда башкарылган эшләргә йомгак ясады...

Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин социаль тармак хезмәткәрләре белән очрашты.

Анда социаль яклау бүлеге, матди ярдәм күрсәтү буенча республика үзәгенең 17 нче номерлы бүлеге, "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, халыкны эш белән тәэмин итү һәм мәшгульлек үзәгенең хезмәт коллективлары катнашты. Р.Г.Кәлимуллин соңгы биш елда районда башкарылган эшләргә йомгак ясады һәм үсештәге өстенлекле юнәлешләр белән таныштырды. Татарстан Президентын сайлауга әзерлек һәм аны уздыру мәсьәләсе тикшерелде.

Очрашуда Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталия Бутаева катнашты. Ул республиканың социаль-икътисади үсеше, аның казанышлары, халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту чаралары турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев