Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Ерак бабама хат

Бөек Ватан сугышы елларында миллионлаган совет солдаты Ватанны фашист илбасарларыннан азат итүдә яу кырында ятып калды. Бүгенге көндә мәктәптә укучы һәр баланың диярлек ерак бабасы Бөек Ватан сугышында катнашкан. Күбесенең әле бүгенгә кадәр фронттан язган хатлары саклана. Солдатлар ул хатларда дошман белән көрәшүләре турында яза, үзләренең исән икәнлекләрен белдереп туганнарын тынычландыра. Без ул хатларны укып ерак бабайларның ихтыяр көченә, батырлыгына таң калабыз. Аларга үзебезнең хатларны җибәрәсе килә, аларны бүгенге көнгә кадәр хәтерләвебезне, аларның батырлыгы, каһарманлыгы белән горурлануыбыз турында сөйлисе килә.

Исәнме, минем кадерле бабам Василий Павлович Иванов! Мин бик күп тапкырлар әбиемнең синең турыда сөйләгәннәрен тыңлаганым булды. Ул һәрвакыт сине бик матур сүзләр белән генә искә ала иде. Ул бүгенге көнгә кадәр синең белән горурлана, сине ярата, сине сагына. Ә бүген инде мин үзем сиңа хат язарга уйладым. Кем белә, бәлки син аны ишетәсеңдер, күрәсеңдер…

Минем дә синең белән сөйләшәсем, батырлыгың алдында баш иясем, үземнең хисләремне синең белән дә уртаклашасым килә. Әбием миңа синең кайда көрәшкәнлегең турында, фронтта күргән авырлык ларың т урында сөйли. Синең Берлинны алуда катнашуың турында вакыйга миңа бигрәк тә ошый. Сугышны башыннан ахырына кадәр кичеп, Берлинга кадәр барып җитеп, җиңеп кайтып килгәндә Белорус урманында сез бандитлар белән очрашасыз. Бандитлар каршында басып торганда син татарча берничә сүз белән Аллаһы Тәгаләгә ялварасың. Ә үзең инде эчтән генә гомерең белән дә хушлашасың. Әмма бандитлар арасында синең татарча теләкләреңне аңлаган бер кеше була. Нәкъ менә шул кеше ярдәме белән канкойгыч бәрелеш булмый кала. Син шуннан соң бик күп тапкырлар туган телебезгә - татар теленә мең рәхмәтләр әйткәнсең.Билгеле инде, сиңа Бөек Ватан сугышында җиңү җиңел генә бирелми. Сугыш башланган көннән алып, син кайда гына көрәшмисең. Берлинга кадәр барып җитәсең, дошманны үз оясында тар-мар итүдә катнашасың.

Син Белорус фронтында көрәшеп, авыр яраланасың. Сине тылга җибәрергә уйлыйлар. Әмма син фронтта калырга, дошман белән тагын да көрәшергә ниятлисең. Сугышта үзеңнең бик күп дусларыңны югалтасың. Алар туган җирдә, күпләре Европа илләрендә ятып кала. Мин синең белән чиксез горурланам.

Мин бүген үзем сиңа хат язам, ә минем алдымда синең батырлыгыңны исбатлый торган орден-медальләр ята. Алар бик күп: Берлинны алган өчен, Кенигсбергны алган өчен, Сталинград оборонасы өчен һәм башка бик күп медальләр. Тыныч тормышта алган медальләрең дә байтак синең. Чөнки авыр сугыш елларыннан соң туган җирне торгызырга кирәк була. Син тагын да зуррак тырышлык белән тыныч тормыш эшенә керешкәнсең. Кадерле бабам минем. Син сугыштан соң үзеңнең туган авылың Югары Кондратта балаларга белем бирәсең. Син зирәк, акыллы, үткен сүзле булгансың. Шушы сыйфатларың өчен авыл халкы да бик хөрмәт иткән. Син миңа да терәк булыр идең, мин синнән үрнәк алган булыр идем. Мин шушы еллар эчендә һәрвакыт синең булганыңны белеп яшим, син безнең хәтердә, безнең йөрәкләрдә. Сине уйлап мин дә яхшыра барам, мең рәхмәт сиңа кояшлы тыныч тормыш өчен, матур киләчәк өчен. Тыныч йокла, бабам.

Анастасия МИРОНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев