Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Энергетиклар матур традицияләрне онытмыйлар

Узган атнада республикада һәм районда бик күп еллардан бирле уңышлы эшләп килүче "Чыпчык" подстанциясендә мемориаль такта ачылды. 18 сентябрь - электр челтәре комплексы предприятиеләрен территориаль билге буенча бүлү турында 1964 елда "Татэнерго" тарафыннан тарихи закон кабул ителгән көн. Республикада, булганнарына өстәмә рәвештә, тагын дүрт яңа предприятие, шул исәптән Идел буе...

Узган атнада республикада һәм районда бик күп еллардан бирле уңышлы эшләп килүче "Чыпчык" подстанциясендә мемориаль такта ачылды.

18 сентябрь - электр челтәре комплексы предприятиеләрен территориаль билге буенча бүлү турында 1964 елда "Татэнерго" тарафыннан тарихи закон кабул ителгән көн.

Республикада, булганнарына өстәмә рәвештә, тагын дүрт яңа предприятие, шул исәптән Идел буе электр челтәре барлыкка килде. Шушы тарихи вакыйганы искә алуны, шул исәптән үзләренең ярты гасырлык юбилейларын билгеләп үтү тантанасын энергетиклар "Чыпчык" подстанциясендә уздырырга булалар. Чыпчык авылы янындагы әлеге объект 1955 нче елда файдалануга тапшырыла. Бу - авыл җирендә электрлаштыруның беренче карлыгачы. 35 кВ көчәнеш һәм 1,8 МВА куәтле трансформатордан башлап, хәзерге вакытта 110 кВ көчәнештә һәм 6,3әр куәтле ике трансформатор белән эшләү - әлеге 50 еллык юлны, бөтен республиканың энергетика системасы кебек үк, лаеклы узган Идел буе электр челтәре өчен горурлык.

Ябык бүлгеч җайланма бинасы стенасына куелган мемориаль тактаны ачу тантанасында "Сетевая компания" ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директор урынбасары - техник директор Рашат Галимҗанов, Биектау муниципаль районы администрациясе вәкиле Илнар Мөхлисов, Идел буе электр челтәре филиалы директоры Илшат Галимҗанов, предприятие ветераннары һәм хезмәткәрләре катнашты.

Рашат Галимҗанов җыелучыларны истәлекле бәйрәм белән котлады һәм тырышлыклары өчен ветераннарга, хезмәттәшләренә рәхмәт белдерде. Ул шулай ук энергетика объектларын актив реконструкцияләү һәм "Сетевая компания" ачык акционерлык җәмгыятенең киләчәк үсеше турында сөйләде.

Авылны электрлаштыру чорында барлыкка килгән әлеге подстанция район үсешенә этәргеч ясаган, дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Илнар Мөхлисов. Һәм Биектау районында Идел буе электр челтәренең яңа базасын - административ-көнкүреш корпусын төзергә дигән карарга килүе өчен компания һәм филиал җитәкчеләренә рәхмәт белдерде.

Ветераннар предприятие һәм подстанциянең тарихына кагылышлы истәлекләре белән уртаклаштылар. Идел буе электр челтәре директоры булып эшләгән Федор Казайкин, төзелеш материаллары җитмәгәнлектән, подстанцияне сафка бастыруның бер елга кичектерелеп торуы, аны, яшь белгеч буларак, икенче урынга күчерүләре турында сөйләде. Әмма, 1975 нче елдан
2000 нче елга кадәр Идел буе электр челтәренә җи-тәкчелек итеп, ул подстанциядә уздырылган өч реконструкциянең барлык этапларын әле дә онытмаган.

Тармак ветераны Дамир Вахитов хезмәт эшчәнлеген 1958 нче елда нәкъ менә "Чыпчык" подстанциясендә линиядә эшләүче электромонтер булып башлаган. Күпмедер еллар узгач, ул Арча район электр челтәренә җитәкчелек итә башлый. Биредә ул бөтен нәрсәне җиренә җиткереп башкарырга, таләпчәнлеккә, куркынычсызлык техникасын төгәл үтәргә - электромонтер һөнәренең нигезен тәшкил итүче сыйфатларга өйрәнә.

Тантаналы ачылыштан соң Идел буе электр челтәре ветераннары "Биектау" подстанциясенә бардылар. Биредә узган ел реконструкция эшләре тәмамланды, һәм бүген ул - яңа буын энергетика объекты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев