Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Эльза Тимофеева - "Биектау FM" йолдызы

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Эльза Тимофеева. «Мин күкләргә сулый алуым, хыялларым артыннан бара алуым өчен, әлеге дөньяда яшәвем өчен рәхмәт әйтәм », - дип яза үзенең "Вконтакте"дагы...

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Эльза Тимофеева.

«Мин күкләргә сулый алуым, хыялларым артыннан бара алуым өчен, әлеге дөньяда яшәвем өчен рәхмәт әйтәм », - дип яза үзенең "Вконтакте"дагы рәсми битендә тапшыруыбызның бүгенге каһарманы Эльза Тимофеева. Кешене тирә-яктагы вакыйгалар түгел, ә эчендәге кичерешләре бәхетле итә. Кеше начар вакыйгаларны уратып узганы өчен түгел, ә тормышка карашы белән бәхетле. Эльза Тимофеева якыннарының, туганнарының яратуы белән чорнатып алынган. Аның 4 баласы һәм 5 оныгы бар. Үзенең ялын да ул әнә шулар белән уздырырга ярата. Дачасында үсемлекчелек белән мавыгып, кулинария белән кызыксынып яши.
Алдагы тормышында да сәламәтлек, мәхәббәт һәм уңышлар телибез.

P.S. тапшыруның тулы аудиоязмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган.

P.P.S. Игътибар! Әлеге тапшыру өчен барлык мәгълүмат та тапшыру героеның "Вконтакте"дагы рәсми битеннән алына. Шунлыктан чынбарлыктан аерым урыннар да булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев