Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

«Элита»да Россиянең иң яхшы зоотехник-селекционерлары көч сынашты

7-11 июнь көннәрендә Биектау районы "Элита" дәүләт нәсел предприятиесе базасында сөт һәм ит терлекчелеге буенча зоотехникселекционерларның 2 нче Бөтенроссия конкурсы узды. Ярышларда Россиянең 63 төбәгеннән килгән 70тән артык конкурсант катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты исеменнән катнашучыларга республика Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров мөрәҗәгать итте.

«Безнең уртак максатыбыз - республиканың агросәнәгать комплексын югары нәтиҗәле һәм конкуренциягә сәләтле тармак итү, авыл кешеләренең тормышын заманча стандартларга туры китерүгә ирешү, шул ук вакытта авыл т о р м ы ш ы н ы ң у н и к а л ь мәдәниятен, традицияләрен, г о р е ф - г а д ә тл ә р е н һ ә м үзенчәлекле тормыш рәвешен саклап калу. Без боларны булдыра алабыз, чөнки авыл хуҗалыгында тырыш, хезмәт сөючән һәм туган җирне яратучы, бу сыйфатларны буыннан-буынга, балаларына, оныкларына һәм оныкчыкларына тапшыра ала торган гаҗәеп кешеләр эшли», - дип билгеләп үтте ул.

Бәйге өч этапта барды. Билгеле булганча, терлекләр белән бары тик катлаулы һәм мөһим селекция эшен алып барганда гына аларның югары продуктлылыгына ирешеп була. Ярышларда катнашучылар практикада автоматлаштырылган нәсел исәбен алып бару осталыгын һәм һөнәри күнекмәләрнең теоретик нигезләрен гамәлгә ашыру чараларын күрсәттеләр, шулай ук документларга һәм хайваннарның экстерьерына анализ уздырдылар.

\"Мин тормышта киеренкелексез яши алмыйм, - ди, шаяртып, Белгород өлкәсеннән килгән селекционер Михаил Боев. - Мин үз алдына бик зур бурычлар куя торган алдынгы авыл хуҗалыгы холдингында эшлим. Безнең алда көн саен яңа максат, яңа проектлар тора. Эшебез зур җаваплылык таләп итә, киеренкелекне йомшарта башласаң, заманадан артта каласыңны бел дә тор. Минем әтием дә селекционер иде. Мин бу эшнең нечкәлекләрен кечкенәдән үк күреп, белеп үстем. Иҗади эш ул. Терлекчелек тармагының киләчәге нәкъ менә безнең кебек профессионалларга бәйле".

Сөт һәм ит терлекчелеге буенча зоотехникселекционерларның 2 нче Бөтенроссия бәйгесенә әнә шундый тынгысыз, үз эшенең чын осталары булган белгечләр җыелган.

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр түбәндәге н о м и н а ц и я л ә р б у е н ч а бүләкләнде: «2021 ел зоотехнигы-селекционеры» бәйгесе чемпионы, «Автоматлаштырылган мәгълүматлар базалары белән практик эш», «Х а й в а н н а р н ы ң н ә с е л кыйммәтен бәяләү», «Теоретик белемнәр», «Зоотехника хезмәте ветераны», «Булачак селекционер», «Нәсел эшен үстерүгә керткән өлеше өчен» һәм «Эшкә мәхәббәт белән» номинацияләре призерлары, шулай ук Д.А. Кисловский исемендәге Күчмә кубок тапшырылды.

Россия авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек һәм нәсел эше департаменты директоры урынбасары Галина Сафина билгеләп үткәнчә, призлар бик күп булды. "Без конкурсантларны һөнәри яктан гына түгел, аларның эшкә мөнәсәбәте ягыннан да бәялибез. Мәсәлән, «Эшкә мәхәббәт белән» номинациясе шундыйлар өчен билгеләнде", - ди Галина Сафина.

Бәйгедә алган призлар күңел өчен булса, Россиянең барлык төбәкләреннән килгән, үз һөнәренең осталарына әверелгән коллегалар белән үзара тәҗрибә уртаклашу алга таба эшне оештыру, югары нәтиҗәгә ирешү юнәлешендә бәяләп бетергесез кыйммәт булып тора. Мондый тәҗрибә Россия һәм Татарстан агросәнәгать комплексы өчен өр-яңа мөмкинлекләр бирә.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев