Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Электрон хезмәтләрдән файдаланыгыз

Редакция Татарстан Республикасының Биектау һәм Әтнә районнары буенча хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан рациональ файдалану идарәсенең районара бүлеге начальнигы Дмитрий Игнатьевның газета укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирүен үтенде. - Дмитрий Анатольевич, авыллар һәм бистәләрне сукбай этләр басты. Әлеге проблеманы хәл итүдә, контрольлек итүче оешма буларак, сез нинди ярдәм күрсәтә...

Редакция Татарстан Республикасының Биектау һәм Әтнә районнары буенча хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан рациональ файдалану идарәсенең районара бүлеге начальнигы Дмитрий Игнатьевның газета укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирүен үтенде.

- Дмитрий Анатольевич, авыллар һәм бистәләрне сукбай этләр басты. Әлеге проблеманы хәл итүдә, контрольлек итүче оешма буларак, сез нинди ярдәм күрсәтә аласыз?

- Безнең идарә нәкъ менә хайваннар дөньясын саклау белән шөгыльлә-нә, ау хуҗалыгын, аучыларның ау билетлары булу-булмауны контрольдә тота. Сукбай эт-ләр мәсьәләсенә кил-гәндә, мондый контроль-не тормышка ашыру өчен лицензияләре булган оешмалар бар.

- Авыл читләрендә, йорт тирәләрендә йөрүче төлкеләрне ату мәсь-әләсе ничек хәл ителә?

- Әйе, хәзер авыллар янында, юл кырыйларында иснәнеп йөрүче төлкеләрне еш күрәсең. Чүплекләр күпме күбрәк булса, төлкеләр дә анда шуның кадәр ешрак күренәчәк. Аларны атарга рөхсәт бу җәнлекләрнең санын тиешле күләмдә тоту максаты белән бирелә. Атылган төлкеләр котыру авыруына тикшерү үткәрү өчен Биектау ветеринария берләшмәсенә тапшырыла. Әлеге җәнлек нәкъ менә шушы яктан куркыныч та.

- Билгеле булганча, район территориясендә һәркем бара алырлык аучылык җирләре, ике аучылык хуҗалыгы бар. Сунарчылык тиешле документы булганнарга гына рөхсәт ителә. Бу өлкәдә тәртип бозулар еш күзәтеләме?

- 2014 елда административ хокук тәртибе бозу турында 9 протокол төзелде, тәртип бозучыларга 500 сумнан 2000 сумга кадәр штраф салынды.

- Ау белән шөгыльләнергә теләүче ниләр белергә тиеш?

- Барыннан да бигрәк аңа бердәм федераль үрнәктәге ау билеты алырга кирәк. Очрактан файдаланып, әйтим әле: 2014 елның 18 декабреннән бердәм федераль үрнәктәге ау билетын алуга һәм аны гамәлдән чыгаруга гариза бирү буенча "Татарстан Республикасының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре" порталы (https://uslugi. tatar.ru) аша электрон хезмәт күрсәтелә башлады. Ау билеты, гариза биргән көннән алып, 5 эш көнендә әзерләп бирелә. Билетны Казан, Кәрим Тинчурин урамы, 29 нчы йорт адресы буенча алырга мөмкин.

- Җавапларыгыз өчен рәхмәт, Дмитрий Анатольевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев