Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Электромонтерларның иң яхшы бригадасы – бездә

Алабугада Морт полигонында "бүлгеч челтәр электромонтерларының иң яхшы бригадасы" дигән исемне яулау өчен системалы ярышлар узды. Беренче өч урынга чыккан җиңүче командаларга җиһазлар алу өчен акчалата сертификатлар тапшырылды. Мондый ярышлар һәр ике ел саен "Сетевая компания" ачык акционерлык җәмгыятендә әлеге максатта махсус җиһазланган ике полигонда уздырыла. Бу юлы чара Алабуга...

Алабугада Морт полигонында "бүлгеч челтәр электромонтерларының иң яхшы бригадасы" дигән исемне яулау өчен системалы ярышлар узды. Беренче өч урынга чыккан җиңүче командаларга җиһазлар алу өчен акчалата сертификатлар тапшырылды.

Мондый ярышлар һәр ике ел саен "Сетевая компания" ачык акционерлык җәмгыятендә әлеге максатта махсус җиһазланган ике полигонда уздырыла. Бу юлы чара Алабуга җирендә узды. Биектау районы электр челтәре командасы ярышта беренче урынны алды. Безнең энергетиклар Татарстан Республикасы электр челтәре предприятие-ләреннән килгән тугыз команда профессионаллары арасында үзләрен иң яхшылар итеп күрсәттеләр. Команданың мастеры - Сергей Абрамов, электромонтерлар - Игорь Рузанов һәм Азат Хафизов. Аларга күчмә кубок тапшырылды, ә предприятиегә - җиһазлар алуга өч миллион сумлык акчалата сертификат.

Ярышлар персоналның саклану чаралары һәм җайланмалары белән тәэмин ителүеннән алып, трансформатор ячейкасындагы янгынны сүндерүгә кадәр - 7 этапта узды.

- "Бүлгеч челтәрнең иң яхшы бригадасы" исемен яулау өчен ярышлар үткәрү зарурлыгы әллә ничә тапкыр расланды, аларның мөһимлеген тормыш үзе исбатлады, - диде ярышны башлап җибәргәндә "Сетевая компания" ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры урынбасары - техник директор Рашат Галимҗанов. - Мондый чаралар, очрашып, яңа эшләнмәләрне тикшерү, тәҗрибә, башка филиалларда кулланылышка кергән инновацияләр белән уртаклашу өчен дә сәбәп булып тора.

Реклама

"Ярышларның асылы - бүлгеч челтәрендә эшләүчеләрнең барысының да квалификациясен күтәрү, анда катнашырга үз полигоннарында мондый ярышларга җитди әзерләнә торган яшь һәм заманча фикер йөртә торган яшьләрне җәлеп итүдә", - дип сөйләде файдалану һәм ремонтлау буенча техник директор урынбасары Дмитрий Фамин.

Ярыш барышында һаман бер үк этаплар кабатланмый - алар заман тормышына яраклаштырылалар. Мәсәлән, соңгы елларда, берничә аву очрагы булганнан соң, "0,4 кВ. агач терәкнең торышын бәяләү" дигән этап кертелде.

Тәҗрибәдән күренгәнчә, ярышта катнашучылар арасында лидерлар да гел бер үк кешеләр түгел - җиңүчеләр төрле елда төрлечә. Командалар балларны мөмкин кадәр күбрәк тупларга һәм яңалыкларны үзләштерү өчен өстәмә балларга ирешергә тырышалар. Бүлгеч челтәр белгечләре алар башкара торган технологик чараларны барлык этапларда да камилләштереп торалар. Мондый эштә ваклыклар булмый. Бу ярышларда иң яхшы команда - Идел буе электр челтәре командасы. Аңа җиһазлар алуга 3 миллион сумлык акчалата сертификат тапшырылды. Икенче урында - Алабуга электр челтәре командасы, аңа 1,5 миллион сумлык сертификат бирелде. Өченче урында - Бөгелмә электр челтәре (сертификат 500 мең сумлык). Моннан тыш, бригада составындагылар - мастер, төзү эшләре җитәкчесе (производитель работ), бригада әгъзасы, диспетчер - ел дәвамында зуррак хезмәт хакы алачак. Һөнәр буенча да иң яхшылар билге-ләнде, аларга да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Иң яхшы бригадаларны махсус киемнәр һәм җиһазлар җитештерүче предприятиеләр дә котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев