Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Электр җылыткычларыннан куркыныч яный

29 гыйнварда Биектау районы Камай авылындагы бер шәхси йортта янгын чыга. Тикшерүләр вакытында хуҗаларның йортын газга түләмәү сәбәпле 2016 елның җәендә үк газ белән тәэмин итү туктатылган икәнлеге ачыкланды. Өйне җылыту өчен алар электр белән җылыту җайланмаларыннан файдаланалар. Әлеге йортта өлкән яшьтәге хатын-кыз, аның улы белән хатыны һәм аларның балигъ...

29 гыйнварда Биектау районы Камай авылындагы бер шәхси йортта янгын чыга.
Тикшерүләр вакытында хуҗаларның йортын газга түләмәү сәбәпле 2016 елның җәендә үк газ белән тәэмин итү туктатылган икәнлеге ачыкланды. Өйне җылыту өчен алар электр белән җылыту җайланмаларыннан файдаланалар. Әлеге йортта өлкән яшьтәге хатын-кыз, аның улы белән хатыны һәм аларның балигъ булмаган 3 балалары яши.
Исегезгә төшерәбез, узган елның 9 гыйнварына каршы төндә Лениногорск районы Иске Кувак авылында коточкыч фаҗига була. Ул очракта да йорт газга түләмәү сәбәпле зәңгәр ягулык белән тәэмин итүдән туктатылган булган. Нәтиҗәдә алар йортны электр приборлары белән җылытырга мәҗбүр булалар. Әмма янгын чыга. Гаиләдәге 5 бала һәм балаларның әнисе янып үлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев