Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Ел хөкемдары” Биектауда эшли

Агымдагы елның 22 февралендә Казанда Татарстан Республикасы хөкемдарларының XII хисап-сайлау конференциясе узды. Конференция эшендә Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Конференция барышында Татарстан Югары Суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, Татарстанда Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов 2016 елгы эш буенча хисап тотты. Суд җәмәгатьчелеге органнарына сайланачак кандидатлар турында аерым-аерым белешмәләр тыңлаганнан...

Агымдагы елның 22 февралендә Казанда Татарстан Республикасы хөкемдарларының XII хисап-сайлау конференциясе узды. Конференция эшендә Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Конференция барышында Татарстан Югары Суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, Татарстанда Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов 2016 елгы эш буенча хисап тотты.
Суд җәмәгатьчелеге органнарына сайланачак кандидатлар турында аерым-аерым белешмәләр тыңлаганнан соң конференциядә катнашучылар аларны яшерен тавыш бирү юлы белән суд органнарына сайлап куйды.
Рөстәм Миңнеханов конференциядә вәкаләтләрнең чираттагы срогына республика судьяларының квалификацион коллегиясе һәм имтихан комиссиясе составына судьялар советы билгеләп куелачагын шәрехләп: "Бу суд җәмәгатьчелегенең ихтирамга лаек вәкилләре булыр дип ышанам", - дип белдерде.
Дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшыру тантанасында "Ел хөкемдары", "Иң яхшы һөнәр иясе", "Ел мәхкәмәсе" бәйгеләрендә җиңүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Биектау районының 1-нче суд участогы җәмәгать хөкемдары Әдилә Зәйниева "Ел хөкемдары" бәйгесе җиңүчесе дип табылды.
Хөкемдарның һөнәри компетентлылыгы, эшне карау вакытының төгәл үтәлүе һәм аның сыйфаты, аның эшенә карата дәгъвалар булмау - болар барысы да хөкемдарның эшенә бәя биргәндә төп критерийлар булып торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев