Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Эх, юллар, сикәлтәле юллар...

Югары Ия авылында яшәүчеләр авылга илтүче юлның ватык-җимерек булуыннан күптәннән зарланалар инде. Алар авыл җирлеге җитәкчеләре янына да еш киләләр, әмма барган саен җавап бер - юл Биектау районы балансында тормый, ул “Главтатдортранс” учреждениесенә карый.

Авыл халкы шактый гайрәтләнгән, журналистлар белән очрашырга да бөтен урамнары белән чыктылар. Биредә 2011 нче елдан бирле яшәүче Надежда Курбанова сүзләренә караганда, башта юл әйбәт булган, әмма ул бик тиз ватылып-җимерелеп беткән. Авылга кадәр хәтта мәктәп автобусы да килеп җитә алмый икән.

- Автобус бирегә килүен килә, әмма авыл башына кадәр генә, ә анда әле тагын бер километрлап барасы бар. Кыш көннәрендә дә, яңгырда да көтәбез, кайвакыт автобус батып калган була, кире кайтырга туры килә, - дип сөйләде авылда яшәүче Надежда Курбанова. Бәла автобус белән генә бетми. Ашыгыч ярдәм мәсьәләсендә дә катлаулылыклар бар.

- Минем ирем инвалид, ашыгыч ярдәм машинасын еш чакыртабыз. Ул чама белән бер сәгатьтән килеп җитә. Медицина хезмәткәрләре озак килдек, юлларыгыз бөтенләй узарлык түгел бит, дип гафу үтенәләр, - дип зарланды Надежда Порфильева.

Авылда шулай ук янгын сүндерү өчен нормаль юллар булмавы да халыкны борчуга сала. Ел ярымда Югары Ия авылында өч йорт янган, янгын чыкканда су ала торган урын юк. Машиналарга су алырга якындагы авылларга китәргә яки язгы чорда һәм яңгырлар яуганда су җыела торган зур чокырдан суыртырга туры килә.

Авыл кешеләре юлның мондый хәлгә килүендә авыл артында урнашкан карьерны гаеплиләр, чөнки зур йөк машиналары авыл юлы аша узалар. Авылда яшәүче Сергей Фирсов әйтүенчә, йөк машиналары карьердан вак таш ташыйлар, һәр машинага дистәләгән тонна сыя: “Юлны бөтенләй бетерделәр, ул андый авыр йөкләр ташу өчен төзелмәгән”.

Авыл җирлегенең рәсми мәгълүматына караганда, Питрәч районы аша карьерга яңа асфальт юл салганнар һәм соңгы ике елда йөк машиналарының күпчелеге нәкъ менә шул юлдан йөри.

“Главтатдортранс”та хәбәр итүләренчә, 2020 елга юл эшләре программасы тулысынча төзелгән һәм быелга “Коркачык-Югары Ия” юлына капиталь ремонт анда күздә тотылмаган.

Әмма юлга капиталь ремонт 2021- 2023 елларга ремонт планының алдан төзелгән проектына бирелгән финанслау күләме чикләрендә нульдән алып өченче һәм өченчедән алып бишенче километрга кадәр кертелгән.

Агымдагы җәйдә юлдагы чокыр-чакырларны ремонтлау күздә тотыла. Авыл халкы әлегә менә шуңа гына өметләнә ала.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев