Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Дональд Трамп АКШ Президенты сайлауларында җиңде дияргә була

Дональд Трамп АКШ Президенты сайлауларында җиңде дип әйтергә була. Республика партиясеннән кандидат Американың 45 нче Президенты булачак. Америка Кушма Штатларының 45 нче Президентын сайлауларда тавышларны санау дәвам итә. Әмма инде нәтиҗә билгеле - үзенең көндәшеннән Дональд Трамп алда бара. Мәскәү вакыты белән 10.30 сәгатькә ул выборщиклардан 276 тавыш җыйган, ә...

Дональд Трамп АКШ Президенты сайлауларында җиңде дип әйтергә була. Республика партиясеннән кандидат Американың 45 нче Президенты булачак.
Америка Кушма Штатларының 45 нче Президентын сайлауларда тавышларны санау дәвам итә. Әмма инде нәтиҗә билгеле - үзенең көндәшеннән Дональд Трамп алда бара. Мәскәү вакыты белән 10.30 сәгатькә ул выборщиклардан 276 тавыш җыйган, ә аның көндәше, Демократик партиядән булган кандидат Хиллари Клинтонда - 218 тавыш. Калган штатларда тавышларны санау тавыш бирү нәтиҗәләренә инде йогынты ясамаячак, дип яза The New York Times һәм The Washington Post.
АКШ матбугат чаралары бу мәгълүматны яңгыравыклы башисемнәр белән кабул итте. "Трапм тантана итә", - дип яза АКШтагы иң эре газеталарның икесе дә.
Сайлаучыларның тавышлары буенча аерма зур түгел, Трамп өчен 48 процент халык тавыш бирсә, Клинтон өчен - 47.
Дональд Трамп үзенең кискен чыгышлары белән танылды. Аерым алганда, ул миграцион сәясәтне үзгәртү, АКШка яшәргә килүчеләрнең берсен дә илгә кертмәү яклы. Ул шулай ук Көньяк-Көнчыгыш илләренә күченгән компанияләрне кабат АКШка кайтару өчен ташламалы шартлар тудыру кирәклеге турында әйтә. Халыкара сәясәткә килгәндә, ул террорчыларга каршы аяусыз көрәш алып бару һәм бу мәсьәләдә Россия белән мөнәсәбәтләрне җайга салу яклы.
чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев