Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

#ДобрыйТатарстан #МәрхәмәтлеТатарстан бәйгесе башланды

Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика Советының юбилеена әзерлек кысаларында Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт буенча министрлыгы тарафыннан Instagram социаль челтәрендә #ДобрыйТатарстан#МәрхәмәтлеТатарстан фотолар бәйгесе игълан ителде. Анда катнашу өчен бәйгенең тематикасына (изге эшләр, шәфкатьле кешеләр, хәйрия акцияләре, мәрхәмәтле затлар командасы) туры килүче фотолар урнаштыру сорала. Иң мөһиме, муниципаль районны күрсәтеп, бәйгенең...

Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика Советының юбилеена әзерлек кысаларында Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт буенча министрлыгы тарафыннан Instagram социаль челтәрендә #ДобрыйТатарстан#МәрхәмәтлеТатарстан фотолар бәйгесе игълан ителде.

Анда катнашу өчен бәйгенең тематикасына (изге эшләр, шәфкатьле кешеләр, хәйрия акцияләре, мәрхәмәтле затлар командасы) туры килүче фотолар урнаштыру сорала. Иң мөһиме, муниципаль районны күрсәтеп, бәйгенең хештегларын кую кирәк. Мисал өчен, әлмәтлеләр#ДобрыйТатарстан #МәрхәмәтлеТатарстан Альметьевск дип язарга тиеш. Иҗат эшләре түбәндәге критерийлар буенча сайлап алыначак: бәйге тематикасына туры килү, креативлык, кадрда изге эшләргә чакыру чагылышы, сәнгати һәм техник яктан бирелеш. Плагиатлык һәм идеяләрне кабатлау тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев