Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Диана Гомәрова: “БДИга үз вакытында - сентябрьдән үк әзерләнә башларга кирәк”

Бердәм дәүләт имтиханнарының күбесе тәмамланып килә. Күп фәннәр буенча нәтиҗәләр әлегә билгеле түгел, шушы көннәрдә чыгарылыш сыйныфлары инглиз теле буенча имтиханның телдән бирелә торган өлешен тапшырдылар. Әлегә нәтиҗәләр 4 фән - рус теле, география, әдәбият һәм информатика буенча гына билгеле булды.

Биектау районы тəүге нəтиҗəлəр белəн горурлана ала. Диана Гомəрова - районда рус теле буенча 100 балл туплаган бердəнбер укучы. Сишəмбе көнне Диананы Биектау районы башкарма комитетына чакырдылар, анда аны муниципаль район Башлыгы Рөстəм Кəлимуллин котлады. Əлеге чарада мəктəп тəмамлаучы к ы з н ы ң ə н и с е М и л ə ү ш ə Гомəрова һəм Биектауның 3 нче гомуми урта белем бирү мəктəбенең рус теле һəм əдəбияты укытучысы Ольга Кузнецова да катнашты. Аларга - кызын бик яхшы тəрбиялəгəне өчен əни кешегə һəм укучысын имтиханнарга уңышлы итеп əзерлəгəне өчен укытучыга Рəхмəт хатлары тапшырылды. Быел кыз алтын медаль алган. Имтиханнарны рус теле, химия һəм биология буенча тапшырган. Ул Казан дəүлəт медицина университетына дəвалау факультетына укырга керергə уйлый. Диананың абыйсы да медицина тармагын сайлаган һəм ул район үзəк хастаханəсендə эшли. Безнең бу күңел кушуымы, əллə гаилə һөнəреме дигəн соравыбызга Диана, əлбəттə, беренчесе дип җавап бирде. Ул химия, биология фəннəрен яратып өйрəнгəн, шулай ук генетика һəм биохимия белəн дə кызыксынган.

- Имтиханнарын уңышлы тапшырырга телəгəннəргə киңəш бирə алам - аларга үз вакытында - сентябрь аеннан ук əзерлəнə башларга кирəк, дип уйлыйм. Минем кебек əзерлек планын корырга кирəк. Мəсəлəн, атна дəвамында мин өч тапкыр рус теле буенча имтиханга, өч тапкыр биологиягə, шуның кадəр үк химиягə əзерлəнергə тиеш идем. Менə шулай акрынлап барлык темаларны өйрəндем, аннары вариантларны чиштем, - дип үз фикерлəре белəн уртаклашты Диана.

Кызның укытучысы Ольга Викторовна, үз чиратында, Диананың чын мəгънəсендə тырыш, тыңлаучан һəм максатчан бала булуын билгелəп үтте.

- Диана бик тə хезмəт сəючəн. Башта ук үз алдына конкрет максат куйганлыктан, аның белəн эшлəве җиңел булды. Баланың мəгълүм бер максаты булса, нəрсə кирəклеген белеп торса, аның белəн эшлəве, əлбəттə, җиңелрəк. Ул атнага берничə инша яза иде. Белгəн кеше моның ничек катлаулы булуын аңлыйдыр. Эш системага салынса һəм телəк булса, һəрвакытта да максатыңа ирешеп була, - дип өстəде Ольга Кузнецова.

Быел, коронавирус инфекциясе таралмасын өчен, укытуда дистанцион формага күчтелəр. Ольга Викторовна ике чыгарылышны алырга туры килүе турында да əйтте. 5 нче сыйныфтан бирле укыткан балаларны һəм 2 нче мəктəпнең укытучысыз калган чыгарылыш сыйныфларын. Быел, укытучы əйтүенчə, Мəгариф һəм фəн министрлыгы укучылар белəн дистанцион шөгыльлəнү өчен уңайлы программалар эшлəгəн. Педагоглар балалар белəн бергə рус теле һəм əдəбияты буенча имтиханга əзерлəнүнең форматын үзгəртергə мəҗбүр булганнар. Иншаларны электрон почтага җибəрү турында килешкəннəр. Ольга Кузнецовага тикшергəндə мондый формат уңайлырак, укучы язган сүзнең нəрсə аңлатканлыгын төшенеп утырасы юк. Ə икенче яктан караганда язу рəвеше - “баланың җаны” һəм ул да мөһим. 2020 елда 11 сыйныфны 130 укучы тəмамлады.

Энҗе ГАРƏФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев