Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

«Демография» проекты

«Өмет» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль проектларны тормышка ашыру буенча оештырылган республикакүләм грантларны даими рәвештә отып килә. Мондый күренеш үзәктә эшләүче хезмәткәрләрнең югары квалификациягә ия булуларын раслый. Күптән түгел үзәк тагын бер проект буенча грант алды. Проект «Әти-әни булу бәхете» дип атала һәм «Демография» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә эшләү беркайчан да җиңел булмады. Грант оту да бик җиңел генә бирелми. Аның халык өчен кирәклеген барлык нечкәлекләре белән исбатларга кирәк. «Әти-әни булу бәхете» проекты буенча да «Өмет»леләр үзләренең иҗади талантын, җан җылысын биреп эшләде. Ә аны тормышка ашыру процессы тагын да мавыктыргычрак. Шәймәрдановларның күп балалы гаиләсе проектта катнашырга чакыруны бик теләп кабул итте. Гаилә әгъзалары өчен фотосессия оештырылды. Кышкы табигать - әкияти могҗиза. Ә матур бизәлгән чыршылар каршында гаилә белән истәлеккә фотога төшү - үзе зур бәхет. Фотограф та югары һөнәри осталыкка ия булган Екатерина Хәмәтшина.

- “Өмет” сайтында фотографлар кирәк дигән белдерү күреп алдым һәм үземнең ярдәм итәргә әзер икәнлегемне белдереп,хәбәр җибәрдем”, - ди Екатерина. - Мондый дәрәҗәле, мөһим проектта үземнең талантымны сынап карарга теләдем”. Әлеге проектта Екатерина Хәмәтшина бушка эшләргә ризалык белдергән.

Шәймәрдановлар гаиләсен фотога төшергән көнне “Өмет” үзәге хезмәткәрләре бәйрәм көткән кебек көтеп алган. Иҗади процессны да һәркем кызыксынып күзәтеп торды. Чөнки фотосессия өчен кирәк булган атрибутларны алар барысы бергә әзерләгән. Фотолардан да әкияти сихри матурлык бөркеп тора.

Б е р е н ч е ф о т о с е с с и я ө ч е н Шәймәрдановлар гаиләсен сайлау очраклы гына булмады. Чөнки әлеге бәхетле, матур гаилә тагын бер бәби көтә. Әлфия Шәймәрданова дүртенче балага йөкле. Ә Екатерина Хәмәтшина йөзләрендә, күзләрендә бәхет чаткылары балкыган кешеләрне, шатлыклы мизгелләрне аеруча яратып иҗат итә.

“Безне бик тә истәлекле проектта катнашырга чакырган “Өмет” үзәге җитәкчелегенә олы рәхмәт хисләребезне җиткерәбез. Безнең фотолар искиткеч матур килеп чыкты. Дүртенче бала тугач тагын да матур итеп, бергәләп фотога төшү теләге барлыкка килде. Чөнки Екатерина белән аңлашып эшләдек. Ул да безгә бик ошады”, - ди Әлфия Шәймәрданова.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев