Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Дельта” клубында шөгыльләнүчеләр үз мөмкинлекләрен "Биектау" спорткомплексында күрсәттеләр (+ВИДЕО)

Универсаль солдатлар бер кул белән кирпеч ваттылар, авыр герләрне һавада уйнаттылар, көчле көндәшләре белән көрәштеләр. Болар әлегә Ватан сагында торучы солдатлар түгел, әмма хәрбиләр кебек үк көчле рухлы, олы ихтыярлы варислар. Алар барысы да "Дельта" клубында шөгыльләнә. Күптән түгел клуб әгъзалары һәм аларның тренерлары үзләренең физик мөмкинлекләрен киң публикага күрсәттеләр....

Универсаль солдатлар бер кул белән кирпеч ваттылар, авыр герләрне һавада уйнаттылар, көчле көндәшләре белән көрәштеләр. Болар әлегә Ватан сагында торучы солдатлар түгел, әмма хәрбиләр кебек үк көчле рухлы, олы ихтыярлы варислар. Алар барысы да "Дельта" клубында шөгыльләнә. Күптән түгел клуб әгъзалары һәм аларның тренерлары үзләренең физик мөмкинлекләрен киң публикага күрсәттеләр. Чыгышлар "Биектау" спорт комплексында барды.
Кызган кирпечне кул белән вату гади кеше аңына сыя торган һәм ышана торган гамәл түгел. Әмма "Дельта" клубы тренерлары өчен мондый гамәл чикләвек вату белән бер. Үзләренең чыгышлары белән алар калын такталар һәм кирпечләрне генә ватып калмады, тамашачылар акылында калыпланган фикерне дә үзгәрттеләр. Тренерлар үзләренең укучылары алдына "булдыра алмаганны булдырырга" дигән максат куялар.
"Без төрле күнегүләр ясыйбыз, катлаулы күнегүләр уеннар белән аралашып бара. Мин бүген сезгә такта сындырып күрсәтәм", - ди Алмаз Хөснетдинов. Алмаз шунда ук, безне таң калдырып, аягы белән тибеп калын тактаны уртага ярды.
"Иң кечкенә укучыбызга 6 яшь. Ул безнең клубта 2 ел шөгыльләнә. Шул вакыт эчендә ярышларда да катнашырга, анда медальләр яуларга да өлгерде. Татарстандагы 6 яшьлек кыз балалар арасында мондый "яшеннең" әле булганы юк" , - ди "Фудзияма" улубы җитәкчесе Айдар Зыятдинов.
Айдар Зыятдинов сүзләренә караганда, тренерлар үз укучыларыннан универсаль солдатлар әзерлиләр. "Дельта" клубында гына да әзерлек берничә юнәлештә бара. Шулар арасында тхэквондо, кросс-фит, көч экстримы һәм башка юнәлешләр бар. Балалар барлык юнәлешләрдә дә шөгыльләнергә телиләр. Тренерлар да, укучыларының мөмкинлекләреннән чыгып, спортның барлык төрләренә дә мәхәббәт уятырга тырышалар.
"Безнең төп максат - спортта балаларны универсаль кеше итеп тәрбияләү. Тормышта очраган кыенлыкларны көчле рух белән җиңеп чыгарга, үз-үзең белән гармониядә яшәргә өйрәтү. Мондый ысул аларга укуда да, эштә дә ярдәм итәчәк", - ди республиканың "Дельта" федерациясе җитәкчесе Дамир Хөснетдинов.
Бүгенге көндә "Дельта" клубында 120 бала шөгыльләнә. Балаларның "Биектау" спорт комплексында ясаган беренче чыгышларын район тамашачысы бик җылы кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев