Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Дөбьяздагы сәнгать мәктәбе танымаслык булып үзгәрде

Капиталь ремонттан соң Дөбьязда Сәнгать мәктәбе ачылды. Әлеге бәйрәм чарасында Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов һәм ТРның Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов катнашты.

- Хыялыбыз тормышка ашты! Бездә хәзер яңа җиһазлар да, балаларга белем бирү өчен кирәкле барлык бүлекләр дә бар, - дип сөенүен белдерде Дөбьяздагы Сәнгать мәктәбе җитәкчесе Елена Сибгатуллина.

Мәктәптә балалар җырларга, биергә һәм фортепианода, баянда уйнарга өйрәнә алсыннар өчен кирәкле бөтен нәрсә дә бар. Боларның барысына да биредә элек тә өйрәттеләр, әмма шартлар гына башка төрле иде. Биектау районында Салих Сәйдәшев исемендәге Сәнгать мәктәбенең Дөбьяз филиалы бинасы 1984 нче елда төзелгән булган. Соңгы ремонт моннан 12 ел элек ясалган.

- Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәтебезне белдерәбез. Тормыш хәзер җиңелләрдән түгел, ел саен ниндидер катлаулылыклар чыгып тора - я ковид, я башкасы. Аллага шөкер, барлык күздә тотылган программалар да саклана һәм аларны гамәлгә ашыру дәвам итә, - диде Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов.

Республика һәм федераль программалар биналарга капиталь ремонт ясарга гына түгел, мебельләрне, музыка уен коралларын, хореография залына җиһазларны да яңартырга мөмкинлек бирә. Дөбьяз мәктәбе тышкы һәм эчке яктан гына үзгәртелеп калмаган, әле аның әйләнә-тирәсе дә тәртипкә китерелгән. Ачык күк йөзе астына сәхнә төзеп куелган, хәзер концертлар шушында узачак. Мәктәпкә яңа сулыш өрү, яңа тормыш бүләк итү 16 млн сумга төшкән.

Бүгенге көндә мәктәптә вокал, хореография, баян һәм фортепиано -дүрт белгечлек буенча 80 бала белем ала. Аларны 6 укытучы укыта. Педагоглар һәм укучылар якты, яңа класс бүлмәләре, заманча җиһазлар барлыкка килүгә сөенеп туя алмыйлар. Мондый җиһазларда эшләү белем алуны да уңайлырак итә, яңа үрләр яуларга да этәргеч ясый.

Татарстанда гомумән алганда республика һәм федераль программалар кысаларында 450 дән күбрәк белем бирү учреждениесенә капиталь ремонт ясалачак. Аларның һәркайсының ачылышын халык көтеп ала. Дөбьязда мәктәп ачылу уңаеннан бәйрәм оештырганнар. Балалар республика Бөтенроссия конкурсларында җиңү яулаган иң яхшы җырларын башкардылар.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев