Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Дөбьяз авылы балалары «Татарстан гасыры» мультфильмын тормышка ашыруда катнаштылар (+ФОТО)

"Татарстан гасыры" проектының иҗади төркемнәре Татарстан районнарына сәфәрләрен ясый, мастер-класслар уздыра башладылар. Беренче сәфәр Биектау районына булды. Дөбьяз авылы балалары ТАССР төзелү тарихы турында, анимация ясау буенча алган белемнәре турында сөйләделәр. Дөбьяз урта мәктәбе укучылары "Минем районым гербы" иҗади конкурсында катнаштылар. Алар Биектау районы гербын һәм үз район-авылларындагы истәлекле урыннар...

"Татарстан гасыры" проектының иҗади төркемнәре Татарстан районнарына сәфәрләрен ясый, мастер-класслар уздыра башладылар.

Беренче сәфәр Биектау районына булды. Дөбьяз авылы балалары ТАССР төзелү тарихы турында, анимация ясау буенча алган белемнәре турында сөйләделәр.

Дөбьяз урта мәктәбе укучылары "Минем районым гербы" иҗади конкурсында катнаштылар. Алар Биектау районы гербын һәм үз район-авылларындагы истәлекле урыннар белән таныштырдылар.

Белешмә.

«Татармультфильм» студиясе ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлап мультфильм төшерә.

Проект кысаларында, 1-8 сыйныф уучылары үз районнары гербын һәм истәлекле урыннарын ясарга тиешләр. Һәр районда ясалган 12 рәсем 26 минутлык "Татарстан гасыры" мультфильмы нигезенә алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев