Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Дөбьяз авыл җирлеге Советының чираттагы утырышы узды

Бүген 6 декабрь көнне Дөбьяз авыл җирлеге Советының чираттагы утырышы булды. Анда "Татмедиа" АҖ филиалы "Биектау хәбәрләре" газетасы редакциясе директоры Эльвира Мостафина, төрле предприятие һәм оешма җитәкчеләре, авыл җирлегенә керүче ике мәчетнең имамы, ветераннар Советы әгъзалары һәм шәхси эшмәкәрләр катнашты. "Эшлекле сишәмебе"гә медиахолдинг директорын чакыру очраклы гына булмаган. Узган атнада...

Бүген 6 декабрь көнне Дөбьяз авыл җирлеге Советының чираттагы утырышы булды.

Анда "Татмедиа" АҖ филиалы "Биектау хәбәрләре" газетасы редакциясе директоры Эльвира Мостафина, төрле предприятие һәм оешма җитәкчеләре, авыл җирлегенә керүче ике мәчетнең имамы, ветераннар Советы әгъзалары һәм шәхси эшмәкәрләр катнашты.

"Эшлекле сишәмебе"гә медиахолдинг директорын чакыру очраклы гына булмаган. Узган атнада җирле халыкта газетага язылу һәм анда басылу буенча беркадәр сораулар туган булган. Бүген Эльвира Мостафина әнә шуларга җавап бирде. Газета редакциясенә АҖ статусы бирелгәч булган үзгәрешләр турында сөйләде. Редакциягә коммерциялизацияләү кертелде, шунлыктан һәрбер төр язмаларны чыгарып булмавын, кешегә имидж ясый торган мәкаләрдән түләү алыну зарурлыгын әйтеп китте.

Җыелышта Дөбьяз аерым участогы җитәкчесе Г.Вәлиуллин Яңа ел вакытында һәм башка массакүләм чаралар вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотарга кирәклеген ассызыклап үтте.

Дөбьяз участок хастаханәсе табиб-терапевты Р.Вәлиев җирлектә диспансеризация барышы белән таныштырды. Әлеге чараның мөһимлеген кат-кат аңлатты.

"Эшлекле сишәмбе" барышында авыл җирлегенң 2017 нче һәм 2018 һәм 2019 нчы елларга бюджеты һәм җирле референдум нәтиҗәләре расланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев