Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

#әдәбимарафон онлайн

1 март көнне Лаеш шәһәренең район мәдәният йортында бик күркәм, матур чара булып узды. 2019 елның беренче өч атнасы дәвамында ВКонтакте социаль челтәре кысаларында үткәрелгән VI Россиякүләм #әдәбимарафон онлайн проектына нәтиҗәләр ясалды. Финалистларны тәбрикләү тантанасында безнең Биектау районы китапханәчеләре һәм укытучылары да катнашты.

Әдәби марафон проектының  максаты: кешедә яхшы гадәт – даими рәвештә татарча әдәби әсәрләр, китаплар уку гадәтен формалаштыру, татар телен, әдәбиятын үстерү. Марафонның кагыйдәләре бик гади, шул ук вакытта катлаулы да дип әйтер идем, чөнки кешедән даимилек, түземлелек, игътибарлылык, үз сүзеңдә  тора алу кебек сыйфатлар сорый торган кагыйдәләр ул.

21 көн дәвамында үзеңә ошаган татарча китап яки әсәрне укып, кеше күңеленә үтеп керә торган, шул китапны алып укыйсы килү теләге уята торган өзекне көн саен Вконтакте социаль челтәрендәге үз аккаунтыңда #әдәбимарафон хэштегы белән урнаштырып барырга кирәк иде. Язмалар чиста татар телендә, хаталарсыз булырга, галиҗәнәп китапка мәхәббәт уятырга ярдәм итәргә тиеш.

2017 елдан бирле даими рәвештә уздырылучы марафонда катнашучыларның саны елдан-ел арта гына бара. Безнең районыбыздан да бу юлы 29 кеше катнашты. Ерак араларны якын итеп Омск, Ижау шәһәрләреннән дә финалистлар килгән иде. Марафон финалына чакырылу әле ул танылган татар шагыйрьләре һәм  язучылары белән очрашып аралашу мөмкинлеген дә бирә. Үзенчәлекле чарада бу юлы китап сөючеләр Газинур Морат, Рабит Батулла, Гүзәл Галлямова, Гөлсинә Галимуллина, Рифат Сәлах, Айгөл Әхмәтгалиева, Ленар Шәех, Галимҗан Гыйльманов, Равилә Шәйдуллина, режиссер Нурания Җамали белән очрашты.

Америка белгечләре әйтүенчә, китап укый торган кешеләр укымаучыларга караганда озаграк яши, ди. Моның өчен атнасына 210 минут  (бу көненә ярты сәгать дигән сүз) китап укуга багышларга кирәк. Китап уку сүзлек запасын баета, игьтибарны яхшырта, фикерләү сәләтен, интеллектны үстерә. Шулай ук китап уку стрессларга бирешмәскә ярдәм итә. Күп авыруларның башында шул стресс бит инде, ә китап уку тынычландыра. Укыганнан соң стресс 68 % ка төшә, ди галимнәр. Шуңа күрә, әйдәгез, китаплар укыйк!

Киләсе әдәбимарафон 1 апрельдә башланып китеп, 21 көн дәвам итәчәк. Китапны, матур әдәбиятны, үзебезнең газиз туган телебезне яраткан һәр кешене үзебезнең арага чакырып калабыз. Ә без, китапханәләр һәм китапхәнәчеләр, сезгә ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер.

                                                                                                  Гөлшат Гатиятова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев