Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

COVID-19дан вакцинацияләү башланды

Декабрь азагында Биектау районында коронавирус инфекциясеннән вакцинация ясый башладылар. Бүгенге көнгә социаль, медицина һәм мәгариф тармагында эшләүчеләрдән 10лап кешегә прививка ясалган. “Спутник V” вакцинасын ясатырга теләүчеләр өчен вакцинацияләү агымдагы атнада башлана.

Прививка ясатыр алдыннан антитәнчекләргә тест тапшырырга кирәкми, бу турыда Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев хәбәр итте.

Республиканың баш санитария табибы Марина Патяшина моны ел саен грипптан антитәнчекләргә анализ алынмыйча гына ясала торган вакцинация белән чагыштырырга мөмкин, диде. Шулай ук ул “прививкадан яңа коронавирус инфекциясе белән авырый башлау теоретик яктан да, гамәли яктан да һич мөмкин түгел”, - дип тә ышандырды. Әгәр дә инде кеше COVID-19 белән авырган булса, ул чакта вакцинация турында 6-8 айдан соң гына уйлана башларга киңәш ителә.

Иң беренче чиратта прививка кемнәргә ясалырга тиеш? Болар - медицина хезмәткәрләре, мәгариф һәм социаль учреждениеләрдә эшләүчеләр, транспорт тармагы, энергетика һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре, хәрби хезмәткәрләр, шулай ук хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр. Өченче категориягә дәүләт хезмәткәрләре, югары һәм урта уку йортлары студентлары һәм армиягә чакырыласы яшьләр керә.

Вакцинация ничек ясала?

COVID-19дан вакцинацияне теләге булган һәркем ясата ала. Ул кешенең үз теләге белән башкарыла. Моның өчен участок табибына яки фельдшер-акушерлык пункты фельдшерына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Прививка ясатасы килгән кешене махсус исемлеккә кертәләр һәм медицина учреждениесенә кайчан һәм сәгать ничәдә килергә кирәклеген хәбәр итәләр. Вакцинация 21 көн аерма белән ике этапта ясала. Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары сүзләренә караганда, районнарда вакцина дозалары әлегә күп түгел, әмма ясатырга теләүчеләр күпме күбрәк булса, ул төбәккә вакцина да шуның кадәр күбрәк җибәреләчәк. Прививка ясатырга гариза биргәндә поликлиникага СНИЛС һәм паспортыңны алып килергә кирәк.

Альмир Абашев шулай ук әлеге вакцинаның куркынычсызлыгы турында әйтте: “Бүгенге көндә катлаулануөзлегү очраклары күзәтелмәде. Шунлыктан без вакцинаның тулысынча куркынычсыз булуын әйтә алабыз”.

Биектау районына 95 кешегә 190 доза вакцина китерелгән. Бүгенге көндә район үзәк хастаханәсендә 85 кешелек доза бар. Татарстанга 12,5 мең доза вакцина кайтарылган. Февраль азагына кадәр республика территориясенә 190500 доза вакцина кайтарылачак.

Прививканы унсигез яшькә кадәрге балаларга, дәвамлы авырулары булучыларга, бала имезүче әниләргә, йөкле хатынкызларга һәм алдагы ике атнада салкын тиеп авырган кешеләргә ясатырга ярамый.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев