Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Чын төзүче нәкъ менә шундый була

“Хәтер уты” белән “Геройлар Аллеясы” мемориаль комплексы, Биектау авылында Җиңү һәм ял паркы төзелеше, әле тагын күп фатирлы йортлар, универсаль спорт мәйданчыклары һәм юллар салу. Болар барысы да 2010 нчы елдан башлап һәм Габделнур Хөсәенов катнашында башкарылган. Габделнур Хәсәнович Биектау районында меценат буларак та танылган.

Габделнур Хөсәенов гомере буена кешеләргә ярдәм итү теләге белән яши. Ул моннан 50 ел элек Балтач районында туган. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң безнең якларга, агроном буларак, юллама буенча килгән. Аннары төзелеш белән мавыгып киткән. Хәзерге вакытта Габделнур Хөсәенов төзелеш фирмасын җитәкли. Биналар бөтен республика буенча төзеләләр.

Биектау районы аның тормыш юлында аерым урын алып тора. Бу елларда дистәләгән социаль объектлар, спорт, мәдәни биналар, йортлар төзелгән һәм юллар салынган. Әле Габделнур Хөсәенов хәйриячелек белән дә шөгыльләнә. Аның район өчен беренче бүләге - Каенлык авылында төзеп куелган мәчет. Мәчетне ул әтисе һәм бабасы хөрмәтенә “Хәсән-Хөсәен” дип атаган. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан “Безнең кадерле ветераныбыз” социаль-гуманитар проектта актив катнашты. Әлеге проект кысаларында Габделнур Хәсәнович Биектау район үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегендәге палатага ремонт ясатты. Чөнки өлкәннәргә хөрмәт белән карау аның өчен гади сүзләр генә түгел. Җиңү һәм ял паркын төзегәндә, Биектау авылында мәдрәсә салганда һәм аны төзекләндергәндә матди ярдәм күрсәтте.

Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгыннан, Биектау муниципаль районы Советы депутатларыннан Габделнур Хөсәеновка район ветераннары ихлас кайгырту һәм җылы мөнәсәбәтләрдә уңайлы шартларда дәвалансыннар өчен булдыра алганның барысын да эшләгәне өчен Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Дөнья битараф булмаган кешеләр тырышлыгы белән алга бара, дип юкка гына әйтмиләрдер. Бу сүзләр Габделнур Хәсәновичка да туры килеп тора. Үзенең изге гамәлләре өчен ул Биектау районы һәм аның халкының хөрмәтен һәм абруен казанды.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев